Америка илчесе: Ике бөек лидер – Путин һәм Трамп – кешелек иминлеге хакына берләште
Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трамп кешелек иминлеген өчен берләште. Бу хакта Америка лидерының махсус илчесе Стив Уиткофф «Fox News» басмасына биргән интервьюда сөйләгән, дип яза «Российская газета».
«Ике бөек лидер кешелек иминлеге өчен берләште... Бу сөйләшүне тыңлап утыру минем өчен өстенлек һәм ихтирам булды», – дип яза «РИА Новости» Уиткоффның сүзләрен.
Искәртеп үтик, 18 мартта Россия һәм АКШ президентлары 2,5 сәгать телефоннан сөйләште. Сәясәтчеләр төрле мәсьәләләр турында фикерләште, шулай ук Украина буенча вазгыять турында җентекле һәм ихлас фикерләр белән дә уртаклашты.
Сөйләшүдә Владимир Путин, хәрби хәрәкәтләрне һәм кеше югалтуларын туктату кебек изге максатка ирешүдә булышырга омтылуы өчен, Америка коллегасына рәхмәт әйтте.
Җайга салу комплекслы, ныклы һәм озак вакытлы булырга, шулай ук иминлек өлкәсендә Россиянең законлы мәнфәгатьләре исәпкә алынырга һәм кризисның беренчел сәбәпләре юкка чыгарылырга тиеш, диелде.
Россия Президенты 30 көнлек тынычлык шартларын да кабатлады: хәрби бәрелешләрнең бөтен линиясе буенча утны туктату мөмкинлеген контрольдә тоту, Украинада мәҗбүри мобилизацияне һәм Украина Кораллы көчләрен яңадан коралландыруны туктату.
Конфликт эскалациясенә юл куймауның төп шарты – чит илнең хәрби ярдәмен һәм Киевка разведка мәгълүматларын бирүне туктату, диде Путин.