Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уфага килсәк, иң беренче сиңа иде юлыбыз» – Руслан Кираметдиновның дусты вафат

news_top_970_100
«Уфага килсәк, иң беренче сиңа иде юлыбыз» – Руслан Кираметдиновның дусты вафат
Социаль челтәрләр

Җырчы Руслан Кираметдиновның Уфада яшәүче якын дусты вафат булган. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза. Дамир белән фотосын урнаштырып, Руслан: «Урының оҗмахта булсын, дустым», – дип яза.

Русланның концерт директоры Айдар Сәфәргалин да мәрхүм турындагы истәлекләр белән уртаклашкан.

«Дамир дустыбыз, Уфага килсәк, иң беренче сиңа иде юлыбыз… Урының җәннәттә булсын… Кайсы вакытта шалтыратсак та ярдәмгә килергә әзер идең. «Теләсә кайсы сорауны хәл итәбез», – дип кенә тордың», – дигән ул.

Дамирга нибары 36 яшь булган. Ул безнең арабыздан йөрәк авыруы белән китеп барган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100