Тукай районының Калиновка авылы янындагы буада ир-ат батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләделәр.
Коткару хезмәтләре яр буеннан 6 метр ераклыкта ир-ат мәетен табып чыгара.
Хәзерге вакытта булган хәлнең шартлары, шул исәптән һәлак булучының шәхесе ачыклана. Фаҗиганең башлангыч сәбәбе – юка боз өстенә чыгу.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе