Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районында ишегалдында уйнап йөрүче баланы һәм аның атасын ток суккан

news_top_970_100
Тукай районында ишегалдында уйнап йөрүче баланы һәм аның атасын ток суккан
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның Тукай районындагы Калмия авылында әтисе белән нәни улын ток суккан. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Кар эрегәч, бу гаиләнең өй тирәсен су баса. Әти кеше су суырту өчен насос файдаланырга була.

Шул чакта аның 7 яшьлек улы зур күлләвеккә егыла. Әти кеше баласын коткару өчен суга керә һәм аларның икесен дә ток суга. Әтисе дә, улы да аңын югалтып егыла.

Аларга ярдәмгә әниләре килеп җитә, һәм ул «ашыгыч ярдәм» чакыра. Әтисен һәм улын хастаханәгә илткәннәр.

«Челнинские известия» белешмәсе буенча, ток сугудан зыян күргән баланы Чаллыдан Казанга күчергәннәр. Әти кеше дә хастаханәдә ята.

«7 яшьлек малай башта «Кама» балалар медицина үзәгенә китерелә, аннары аны, махсус транспорт белән, Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерделәр. Әтисе – стабиль, травмалары юк. Мондый очракта медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре буенча, аны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең (БСПМ) кардиореанимация бүлегенә салдылар», – дигәннәр Чаллы сәламәтлек саклау идарәсендә.

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, әтисе су суыртырга насос куя, бала шунда уйнап йөри. Аннары насос эшли башлагач, бала суга егыла. Шул чакта баланы ток суга. Аны коткарырга тырышкан әти кешене дә ток суга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100