Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туганнары каршында үлде». Ишембайда төнге клубта яшь егетне үтерүчене эзлиләр

news_top_970_100
«Туганнары каршында үлде». Ишембайда төнге клубта яшь егетне үтерүчене эзлиләр
Фото: © "Татар-информ"

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә төнге клубта яшь егеткә пистолеттан аткан кешене эзлиләр. Кайсыбер телеграм-каналлар, аны тотканнар, ул күрсәтмә бирә, дип хәбәр итсә дә, ул әлегә кадәр эзләүдә. Бу турыда «Башинформ» тикшерүчеләргә сылтама белән яза.

«Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнелүчене эзлиләр», – дигәннәр Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә.

Тикшерү версиясе буенча, 6 апрельгә каршы төндә шәһәрнең төнге клубларының берсендә ике компания арасында низаг сугышка әверелә. Бер кеше пистолет куллана, нәтиҗәдә, клубка килгән 23 яшьлек егет зыян күрә. Атучы кача, яраланучыны хастаханәгә илтәләр. Соңрак ул, аңына да килмичә, туганнары каршында вафат була, дип яза «Башинформ».

Җинаятьтә шикләнелүченең зур булмаган бизнес – кафе һәм шашлычная тотуы билгеле. Хәзер ул хокук саклаучылардан качып йөри, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100