news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Туган көн үткәрергә барганнар»: биш дус кыз машинада тереләй янып үлгән

news_top

АКШ трассасында коточкыч фаҗига булган. 5 кыз, берсенең туган көнен бәйрәм итү өчен, күл буендагы йортка юл тоткан. Бу хакта CBS News басмасы хәбәр итә, дип яза KazanFirst.

Якынча мәгълүматлар буенча, юлдан барганда прицеплы йөк машинасы кинәт каршы як полосага чыккан һәм кызлар барган внедорожникка килеп бәрелгән. Автомобиль әйләнеп капланган һәм яна башлаган. Кызларның барысы да һәлак булган.

Йөк машинасы йөртүчесен тоткарлаганнар һәм сак астына алганнар. Аңа «Ялгышлык белән кешеләр үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.

Кызлар мәктәптән бирле дус һәм туганнар кебек яшәгән. Һәлак булучыларга 20 яшьләр тирәсе булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар