«Россия ветераннары» иҗтимагый хәрәкәте Роскомнадзорга, Дәүләт Думасына һәм РФ Мәдәният министрлыгына ил территориясендә төрек сериалларын күрсәтүне тыю тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Алар, төрек сериаллары демографик вазгыятькә гипотетик тискәре йогынты ясый, дип саный. Бу хакта хәрәкәт рәисе Илдар Резяпов «Абзац» басмасына сөйләгән.
Җәмәгать эшлеклесе Россия «ханымнары, мондый сериалларны карап, безнең кавалерларга кызыксынуларын югалталар, алардан чит ил кинопродукциясе формалаштырган реалистик булмаган үз-үзләрен тотышларын көтәләр» дип белдерә.
Шул рәвешле, Резяпов фикеренчә, проблема шунда: Төркия сериаллары Россия тамашачыларында ир-атның артык идеаллаштырылган образын тудыра.