Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге янгында нәни балалар һәм аларның әнисе белән бабасы һәлак булган

news_top_970_100
Төнге янгында нәни балалар һәм аларның әнисе белән бабасы һәлак булган
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда 1 апрельгә каршы төндә фаҗига була. Белорет районындагы Железнодорожный авылында 4 кеше янып үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Янгын турында соң хәбәр итү сәбәпле, коткаручылар килгәндә өй, мунча дөрләп яна, ут автомобильләргә дә күчкән була.

Утны ярты сәгать эчендә чиклиләр. Хәрабәләр арасында 4 мәет табыла. Биредә 1967 елда туган ир-ат, 1991 елда туган хатын-кыз һәм 3 яшьлек кыз белән 1 яшьлек малай һәлак була.

Урынга Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе башлыгы Марат Латыйпов барган. Өйдә янгын турында кисәтә торган җайланма булмавы билгеле. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Соңрак билгеле булганча, Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан.

Янгында һәлак булучылар 3 яшьлек кыз, 1 яшьлек малай һәм аларның 32 яшьлек анасы белән 56 яшьлек бабасы булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100