Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тиран хатынымнан китә алмыйм, балалар жәл...»

news_top_970_100

Хәзер бөтен җирдә хатыннарын җәберләп яши торган тиран, абьюзер ирләр турында язалар, сөйлиләр. Бөтенесе дә мескен хатыннарны жәлли, әмма хатыннарның да ирләрнең тормышын ярыйсы гына бозуы турында ләм-мим. Бәлки, бу – ир-атларның хис-кичерешләрен күңелләрендә генә тотуына бәйледер, ә бит ирләрнең дә үзәге өзелгән чак була. Шуңа да үз тарихымны сөйләргә булдым. Без хатыным белән 13 ел бергә, һәм минем тормышым тәмуг кебек.

Мин Гөлиягә университетның 3 курсына укыганда гашыйк булдым. Икебез дә район җиреннән килгән, яшьләр, гамьсез, рәхәт вакыт. Ул – чибәр, үз-үзенә ышанган, чая кыз. Мин дә хатын-кыз игътибарына мохтаҗ булган егет түгел, тик Гөлия минем өчен идеаль хатын-кыз иде. Укып бетергәч, икебез дә Казанда калдык, өйләнештек, икебез дә – офис хезмәткәрләре. Ике як әти-әни ярдәме белән ипотекага артык зур булмаган 2 бүлмәле фатир, кредитка машина алдык. Кыскасы, барысы да башка кешеләрнеке кебек үк иде.

Мин чынлап та безнең арада гомерлек мәхәббәт, ихлас ярату дип ышандым. Тик тормышыбызның кайсы мизгелдә кирегә киткәнен аңламый калдым. Әллә кызыбыз тугач, әллә улыбыз тугач... Балаларыбыз бер-бер артлы туды. Хатыным 4 ел декретта утырды һәм шушы кыска гына вакыт эчендә тыштан да, эчтән дә танымаслык булып үзгәрде.

Гөлиянең бервакытта да артык авырлык белән проблемасы булмады, әмма, күрәсең, гормональ үзгәрешләр йогынты ясагандыр. Шуның аркасында ул усалга, явызга әйләнде. Мин мөмкинлегем булган саен балалар белән булыштым, өйгә вакытында кайтам, тик, форсат булса, өстәмә эшкә алына идем, чөнки акчаның артыгы булмый. Ә өйдә гел кара тавыш – Гөлия миңа да, балаларга да акыра.

Дөресен әйтәм, берсендә түзмәдем, хатыныма кул күтәрдем. Шулай өйгә кайттым да, өй пычрак, җыештырылмаган, балалар елый. Күз алдымда Гөлия улыбызга сукты, чөнки бала горшокка барып җитәргә өлгерми калды, идәнгә сиде. Шунда Гөлия балага сугып җибәрде. Минем дә ачуым чыкты, хатынымны беләгеннән эләктереп алдым да стенага таба этеп җибәрдем. Әле, җитмәсә, Гөлия полиция чакыртты һәм аңа да, улыбызга да мин суктым диде. Мондый мохиттә яшәрлек түгел. Әйберләремне җыйдым да дус егетемә киттем. Әлбәттә, бөтен туганнар мине залим дип уйлады инде, бөтенесе шалтыратты, сүкте, акыл өйрәтте. 2 атнадан өйгә кайттым, Гөлия белән сөйләштем.

«Декретта, 2 бала белән гел өйдә утырып, акылдан шашарлык булам», – диде. Шулай да үзен кулга алырга вәгъдә итте.

Берникадәр вакытка барысы да җайланган кебек булды. Гөлия эшкә чыкты, янәдән шат күңелле һәм актив хатынга әйләнде. Өйдә дә тынычлык урнашты. Ә соңыннан аның хезмәттәше белән миңа хыянәт иткәнен белдем. Түзмәдем, тагын бер тапкыр суктым. Әйберләрне җыеп, «съемный» фатирга күчендем һәм аерылышырга гариза яздым. Ул вакыттагы мәхшәрне аңлатып та булмый, бик авыр булды. Кайгымны аракы белән басарга тырыштым, бары тик әти-әни, дуслар гына төпкә тәгәрәмәскә булышты.

Балалар Гөлия белән калды, фатир да аларга калды. Фатир бүлешеп ятасым килмәде, алиментлардан тыш, кайвакыт, ипотекада дип, акча да җибәреп тордым. Бу вакытта аның сөяркәсе дә безнең фатирга күченеп килде.

Балалар белән аралаштым, һәр ялларда күрештек. Соңыннан икенче хатын-кызны очраттым һәм хатын-кыз җылысын кабат исемә төшердем.

Ә соңыннан сәер хәлләр башланды. Көтмәгәндә Гөлия бик активлашып китте, миңа еш шалтырата, яза башлады, хәлләрне белеште, бергә узган елларны исенә төшерде. Хәзер ялларда балалар белән бергә ул матур киенеп, бизәнеп-ясанып, минем янга килә башлады...

Бактың исә, аны теге сөяркәсе ташлаган икән, җитмәсә, машина кредитын да Гөлиягә элеп калдырган. Теге хәйләкәре машинасын сатарга өлгергән һәм юкка чыккан. Ә Гөлия көн аралаш нинди дә булса йомышы төшеп миңа мөрәҗәгать итә башлады. Әле кран төзәтергә кирәк, әле балаларны мәктәптән алырга... Очрашып йөргән кызым моңа озак түзде, тик сабырлыгы төкәнде: «Башка болай дәвам итә алмый», – диде ул.

Мин аны сайладым. Тик Гөлия мине балалар белән күрештерми башлады. Шулай ике ут арасында калдым, йокым качты, һәм ярты ел чамасы шулай әрле-бирле йөргәч, кире элекке хатыныма кайттым.

Юк, мин яңадан аны ярата башламадым, аннан көннән-көн ныграк бизәм генә. Ә ул исә, минем беркая да китмәячәгемне аңлап, миңа хайванга караган кебек карый. Бары тик беренче 1-2 айда гына тыныч булды. Аннан кабат башланды – нигә хезмәт хакың аз, нигә син шундый «неудачник»... Шунда мин дә кабынып киттем:

«Нигә шундый неудачник белән яшисең соң?» – дип кычкырдым.

«Уңышлырак вариант килеп чыкканчы...» – диде ул, мыскыллы көлеп.

Соңыннан кабат дуслаштык. Мине бары тик балалар гына тотып тора. Балалар да вакытларын күбрәк минем белән уздыра.

Әни: «Әллә аерылышып, балаларны үзеңә аласыңмы?» – ди. Тик бер генә суд та моңа бармаячак, ә бит балалар әниләрен бик ярата.

Миңа Гөлия янында авыр, ул чын абьюзер булып чыкты. Сүзе белән еланнан да болайрак «чагарга» мөмкин. Гөлия миңа сугарга, ниндидер авыр нәрсә ыргытырга мөмкин – бу нормаль күренеш. Ә мин аңа шулай җавап кайтарсам, кабат полиция чакырта. Торган саен ныграк суыра торган шушы сазлыкта яшәвемне дәвам итәм, чөнки башка – чыгу юлын күрмим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100