Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Террорда гаепләнүчеләр 2 айга сакка алынды: икесе гаебен таныган

news_top_970_100
Террорда гаепләнүчеләр 2 айга сакка алынды: икесе гаебен таныган

Кичә Мәскәүнең Басман суды «Крокус Холл Сити» концерт залына һөҗүм итүдә гаепләнүчеләрне сакка алу эшен карады. Алар барысы да 205нче маддәнең 3нче пункты буенча гаепләнә – «күпсанлы кеше үлеменә китергән террор акты». Бу маддә буенча гомерлеккә иректән мәхрүм итү каралган.

Гаепләнүчеләр барысы да 22 майга кадәр сак астына алынган.

Далерджон Мирзоевка 32 яшь, Россиядә теркәлмәгән. Русча белми, тәрҗемәче аша сөйләшә. Өйләнгән, 4 баласы бар. Гаебен таныган.

Икенче гаепләнүче – Рачабализода Саидакрами Муродали. Аңа 30 яшь, 1 баласы бар. Ул судта теркәлүе бар икәнен әйтте, әмма кайда икәнен белми. Русча начар белә, тәрҗемәче сорый. Гаебен таныган. Аның колагында бинт – кулга алынган вакытта аның колагын кискәннәр.

Өченче гаепләнүче – 25 яшьлек Фаридуни Шамсутдин. Өйләнгән, баласы бар. Красногорск шәһәрендә төрле эшләрдә эшләгән. Тәрҗемәче сораган.

«Крокус Сити Холл»да террорчылар төшергән видеода нәкъ менә Фаридуни Шамсутдин идәндә егылып яткан яралы кешенең бугазын пычак белән кисә, дип шикләнелә.

Мухаммадсобир Файзовка 19 яшь. Өйләнмәгән, балалары юк. Ул Ивановода чәчтараш булып эшләгән. Кулга алынганда яралана, реанимациядә күрсәтмәләр бирә. Аны суд салына кресло-каталкада алып керәләр, аңа катетер һәм сидек кабул итү җиһазы куелган.

Барлык гаепләнүчеләр белән дә суд ябык режимда узачак. Судья белдерүенчә, бу – дәүләт сере булган мәгълүматлар чыкмасын өчен кирәк.

Гаепләнүчеләр 22 мартта «Крокус»та булырга тиешле «Пикник» төркеме концерты алдыннан бинага бәреп керә һәм ата башлый. Кайбер кешеләрне пычак белән үтергәннәр. Аннары алар залга яндыргыч сыеклык сибеп ут төртәләр. 20 минуттан алар залдан чыгып китә һәм «Рено» автомобиленә утырып кача. Аларны Брянск өлкәсендә тоткарлыйлар.

Концерт залындагы янгын нәтиҗәсендә түбә ишелә, концерт карарга килгән тамашачылар төтенгә тончыгып, янып үлә. Бинаны 1 көннән соң гына сүндерә алалар.

Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар 182гә җиткән. Бинаны чистарту, һәлак булучыларны ачыклау дәвам итә.

Мәскәүдә «Крокус Сити Холл»да концерт барганда атыш, шартлау булган – үлүчеләр бар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100