Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тере манекеннар (Мидхәт Садыйков)

news_top_970_100
Тере манекеннар (Мидхәт Садыйков)

Эшмәкәр, әллә ничә кибет, кафе, ресторан хуҗасы Мөкәррәмә ханым, чакырылмаган кунак буларак, Нәзирәләргә килеп керде. Исәнләште. Бусага төбеннән бераз узып, затлы бизәнү әйберләре, шоколад, вино ише күчтәнәчләр белән шыплап тутырылган кәрзинен хуҗабикәгә тотып торырга кушып:

– Гафу итегез, мөмкин булса, мин 10-15 минутка гына... – дип, чишенә дә башлады. Аннары Нәзирәнең кулыннан кәрзинне алып, аш бүлмәсе ягына узды. Өстәлдәге чынаяк-тәлинкәләрне бер читкәрәк этеп куйды да, Франциядән кайтарылган духи-иннек кебек бизәнү әйберләрен тезә башлады. Алар янында сыр, колбаса, шоколад ише ашамлыклар урын алды. Аннары кәрзин төбенә салынган ачкыч белән Италиядән китерелгән шәрабны ачарга кереште. Үзе Нәзирәгә карап:

– Әйдә, нигә аптырап басып торасың... болар – сиңа бәйрәм бүләге... 9 март та бәйрәм көне бит әле... Утырып сөйләшик бер... Эчләрне бушатыйк, – диде.

...Затлы шәраб эчләренә «май булып яткач» кына, хатыннарның телләре ачылды.

– Килүемнең сәбәбеме? Сәбәп дип тә әйтеп булмыйдыр аны... Администрациядә эшләгәч, торырга урыны да булмагач, ялгышмасам, сез аерылышкансыз бугай, Фәннурга бер фатирымны арендага биреп торган идем. Ул нинди кеше? Эчеп-исереп йөрмиме? Әйберләргә сакчыл карый беләме? Тегенди-мондый сәер гадәтләре юкмы? Шуларны үзегездән сорашасым килгән иде, – дип, сүзне Мөкәррәмә башлады.

Йөзе яктырып киткән, баягы халәтеннән икенче дөньга күчеп өлгергән Нәзирә күзен иннекләрдән ала алмый иде әле.

– Болар чыннан да миңамы? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды ул. Аннары духины ачып иснәп карады, сыекчаны сакчыл гына бармак очына тидереп, ияк асларына төрткәләп алды. Аш бүлмәсенә җәйге болын исе таралды.

– Беләсезме, гомерем буе шушы әйберләргә кызыгып яшәдем. Алар – табып та, алып та булмас товар иде бит. Акча да юк иде инде... Әле мин һаман да бу бүләкләрнең миңа булуына ышанмыйм. Сәбәбен дә төшенеп җитмим, хәер...

Фужер төбендәге шәрабны йотып куйгач, Мөкәррәмә ишетергә теләгән эчке гаилә хәлләрен сөйләп китте.

– Фәннур, чыннан да, сәер кеше ул. Аңа бәләкәйдән үк «әгәр бер тотынсаң, гомер буе...» дигән бер гыйбарәне миенә сеңдергәннәр. Мисалмы? Күз алдына китерик: абзар тирәсендә көрәк-сәнәк тоткач та, әнисенә идән, савыт-саба югарга булышканда да, керләрен элешкәндә дә күрә-нитә калса, әтисе янә шул ук фикерне кабатлый. Аннары: «Син чиновник булырга тиеш, улым, чиновник!» – дип теләген тәгаенли. Мондый үгетләүләр сабыйның күңеленә иртәме-соңмы керми калмый бит инде.

Без өйләнешкәнче үк, ул администрациядә эшли иде. Кем булыптыр, белмим. Дөрес: эчми, тартмый, өс-башын да пөхтә йөртә, хәтере дә шәп, әмма... Кыскасы, тере манекен ул! Без башта әтиләр алып биргән бер бүлмәле фатирда тордык. Аннары бабайдан мирас булып калган 2 катлы йортка күчендек.

– Мин җир казу эшен яратмыйм, көрәк саплый белмим... Бер тотынсаң, гомер буе... – дип мыгырданды да, шуның белән бетте. 2 ел түздем, аннары аерылыштык.

Йөзенә бик исе китмәгән кыяфәт чыгарып тыңлап утырган Мөкәррәмә күңелен күптәннән «тырнап торган» сорауны бирде.

– Алиментка биргәнсеңдер бит?

Көтелмәгән сораудан Нәзирәнең балкып торган йөзе кинәт караңгыланып китте, тамагына төер тыгылды, күзләрендә яшь бөртекләре калкып чыкты.

– Нинди алимент?.. – дип еламсыраулы тавыш белән Мөкәррәмәгә борылып карады. Бераз тынычлангач кына фикерен дәвам итте:

– Балалар аныкы түгел. Без мәктәп елларыннан ук Миңнур белән яратышып йөрдек. Тик ул, әнисенең сүзен тыңлап, үзеннән берничә яшькә олы бай хатынга өйләнде. Акчасы күп, бәхете юк. Без аның белән очрашып торабыз. Ул бар яктан да ярдәм итә. Менә шундыйрак хәлләр...

– Аңлашылды. Ярар, болары ике арада сер булып калсын.

– Сер түгел инде, ул боларның барысын да белә.

Алар дус кызлар сыманрак итеп аерылыштылар. Нәзирә кунакны капкага чаклы озата чыкты. Мөкәррәмә юлда Фәннурга шалтыратты.

– Юк, юк. Башка бер мөһим мәсьәлә турында сөйләшәсе бар иде. Хәзер сезне шофер килеп алыр, – диде.

– Ярар, ярар...

Мөкәррәмәнең «мөһим мәсьәлә турында сөйләшү» дигәнеме?.. Ул Фәннурны үзенә чираттагы урынбасар итеп эшкә алырга планлаштыра һәм бик зур хезмәт хакына – аена 500 меңгә. Телдән килешү буенча, әлбәттә. Бизнес бит. Ә гамәлдә ул хезмәт хакын конверт белән алачак. Әйтик, аена 50 мең тирәсе, диик, плюс бушлай торак, плюс бушлай транспорт, плюс эш вакытында бушлай ашау... Шундый бер «манекен» аларда эшләп йөри инде, монысы да риза булмый калмас...

Тормышта очраштыргалаган мондый «тере манекен»нар да кемнәр өчендер бик кирәкле кешеләр – кирәкле «кишер яфрагы» булып торалар икән шул. «Булмас» димә, дөнья бу.

«Чаян» журналыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100