
Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева гомрә – кече хаҗ кыла. Җырчылар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә Әл-Хәрам мәчете янында төшкән фотоларны куйган.
«Тели белеп теләсәң, хыяллар чынга аша. Шул кадәр реакция булыр дип уйламаган идем. Безнең өчен сөенгән һәрберегезгә рәхмәт. Рамазан аенда шундый изге урыннарга килеп ураза тотарга насыйп булды безгә. Аллаһыма шөкер.
Телефонда утырырга гомумән вакыт юк, йокы да юк, ләкин зарланмыйбыз. Иртәбез 4тә башлана, тәравихтан соң кичке 11дә генә бушыйбыз. Иртәгә Мәккәгә юл тотабыз. Гомрә хаҗын үтәбез.
Иртәнге намазны мәчет территориясендә генә укысак, өйлә намазын Ән-Нәбәви мәчетенең эченә кереп укыдык, 1 сәгать алдан килдек. Мәчет территориясе зур, хатын-кызлар залы ерак урнашкан, күп йөрергә кирәк, аяклар чыдасын», – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Ләйсән.