Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телефон бирмәгән өчен: ир-ат үзенең әнисенә ут төрткән

news_top_970_100

Калуга өлкәсендә 35 яшьлек ир-ат 60 яшьлек әнисенә янып китүче сыеклык сибеп, аңа ут төрткән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

«Үз әнисен үтерергә омтылуда шикләнелгән Боровск кешесенә карата җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 30нчы маддәсенең 3нче өлеше)», – диелә хәбәрдә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 15 мартта ир-ат үз әнисе белән конфликтка кергән, шуннан соң хатын-кызга җиңел янып китүче сыеклык сипкән, аңа ут төрткән һәм вакыйга урыныннан качкан. Хатын-кыз урамга чыга алган һәм ашыгыч хезмәтләрне чакырткан. Ведомствода, шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр итәләр.

«РЕН ТВ» чыганагы хәбәр иткәнчә, ир-ат һәм аның әнисе арасындагы конфликт чыккан, әнисе аңа телефон бирергә теләмәгән. Конфликт нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып беткән. Чыганак мәгълүматы буенча, хатын-кыз тәненең 95 проценты пешкән, ул хастаханәгә озатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100