Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улларым өчен дога кылып йокыга ятам, дога кылып уянам»

Гаиләләре янына кыска вакытлы ялга кайткан махсус операциядә катнашучы татарстанлылар еш кына алгы сызыкта хезмәт итү авырлыклары турында сөйли. Бу авырлыкларны җиңеп чыгарга аларга якташлары һәм туган якларыннан килгән хатлар ярдәм итә. Хәрби хезмәткәрләрнең тарихлары «Татар-информ» күзәтүендә.

news_top_970_100
«Улларым өчен дога кылып йокыга ятам, дога кылып уянам»
«Арский вестник»

«Без аның җиңүенә, исән-сау әйләнеп кайтачагына ышанабыз»

Арча районында яшәүче Рафаэль Вәлиуллинны (кушаматы «Алтай») хатыны Әлфия һәм ике кызы – 4 яшьлек Сафия һәм 6 айлык Самира көтеп тора. Күптән түгел сугышчы кыска вакытлы ялда булып, туганнары белән күрешү бәхетенә ирешә. Һәм кире алгы сызыкка кайта. Бу хакта «Татар-информ»га Эльза Кузнецова яза. 

«Мин хәрби бурычымны үтәргә тиеш. Кайтачакмын... Җиңү безнеке булачак, Аллаһ бирсә!» – ди ул махсус хәрби операция зонасына киткәндә.

Рафаэль 2022 елның 16 октябрендә мобилизацияләнә, ә 26 октябрьдә аның икенче кызы Самира туа. Алгы сызыкта сугышчы үзен кыю һәм тәвәккәл итеп күрсәтә. «Хәрби батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнә.

Рафаэльгә 38 яшь. 8нче сыйныфтан соң ул Уссурийскидагы Суворов хәрби училищесына укырга керә, аннары Мәскәү югары хәрби команда училищесын яхшы билгеләргә тәмамлый. Хәрби хезмәтен ул 2006 елда пулемет-артиллерия батальоны взводы командиры вазифасында башлый, мотоукчы батальон штабы начальнигы вазифасыннан запаска китә.

2016 елда Вәлиуллин Украина территориясенә хезмәт командировкасына җибәрелә. 2018 елның февралендә Сириягә командировкага китә. 2019 елның июлендә запаска чыга.

«2019 елда Рафаэль эштән киткәч, Югары Буҗа авылында яшәргә булдык. Минем әнием Сания белән аның өендә яшибез. Монда кайтканда олы кызыбыз Сафиягә 11 ай иде. Хәзер аңа 4 яшь», – дип сөйли хатыны.

«6 айлык Самира әлегә кечкенә, берни дә аңламый. Ә Сафия барысын да аңлый, әтисенең хәрби бурычын үтәвен, аны сагынуын әйтә, кайвакыт елап та ала. Без барыбыз да Рафаэльне түземсезлек белән көтәбез һәм аның исән-сау булып, җиңү белән кайтачагына ышанабыз», – ди хатыны.

«Шәһәрдәге һәр кеше өчен сез аеруча кадерле, сезне махсус операция зонасына озатуыбыз күз алдымда тора»

Чаллы мэры Наил Мәһдиев кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашуын үткәрде. Шәһәр башлыгы якташларын сәламләде, аларга шәһәр халкы исеменнән хөрмәт һәм рәхмәт белдерде.

Очрашу вакытында ул Александр Евдокимовка «Батырлык өчен» медален тапшырды.

Александр узган елның көзендә, туган көнендә Комсомол хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Хәзер ул – өлкән лейтенант, взвод командиры.

Наил Мәһдиевның «Телеграм» каналы

«Бүләк алу бик рәхәт. Минем төп бурычым – үз взводымны әти-әниләре, хатыннары һәм балаларына исән-сау кайтару», – дип билгеләп үтте офицер.

«Ветераннан хат алгач, мин, дөресен генә әйткәндә, бик дулкынландым»

Махсус хәрби операциядә катнашучы Алабуга егете аңа хат юллаган ветеран Кирилл Тимряков янына килгән. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан 97 яшьлек бабай дәвалану узган Алабуга район үзәк хастаханәсендә очрашалар.

Ветеран Кирилл Темряковның шәхси архивыннан

«Ветераннан хат алгач, мин бик дулкынландым. Бу – минем өчен һәм гомумән Россия өчен тарихның бер өлеше. <...> Минем аның яныннан китәсем килмәде, аның кулыннан тоттым, бу – шундый зур горурлык хисе. Бөек Ватан сугышы ветераннары аз калды, аларны сакларга кирәк», – дип сөйләде хәрби хезмәткәр.

Кирилл Тимряков сугышчыларга сүз белән генә түгел, эш белән дә ярдәм итә. Ай саен, махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен, пенсиясеннән 3 мең сум акча күчерә икән.

«Сезнең хатлар зур кыйммәткә ия»

Менделеевскига ялга кайткан сугышчы район башлыгы Радмир Беляевка үзенең хәрби часте командованиесе һәм сугышчыларыннан ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт хаты тапшырды.

«Без моны рәхмәт өчен эшләмибез, ләкин шулай да минем өчен бу хат зур кыйммәткә ия. Ул безнең егетләргә ярдәм итүче һәркемгә юлланган», – диде Беляев.

Районнан хәрбигә «Менделеевскига 55 ел» медале тапшырылды. Очрашуда шулай ук отпуск, хәрби хезмәт, батырлык күрсәтүче якташлар турында да сөйләштеләр.

Менделеевск районында солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Хакимиятнең матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, бүгенге көндә барлык юнәлешләр буенча, шул исәптән сугышчыларга, аларның гаиләләренә һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә 40 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән.

«Улларым өчен дога кылып йокыга ятам, дога кылып уянам»

Лениногорскида яшәүче Татьяна Круглова махсус хәрби операция зонасына берьюлы 2 улын – Николай һәм Борисны озаткан. Бертуганнар узган елның октябрендә 2 көн аерма белән мобилизацияләнгән. Николай, әнисе борчылмасын дип, аңа әйтмичә дә киткән.

«Мин аны эштә дип уйладым, ә ул миңа шалтыратты да Казан танк училищесының хәрби полигонында икәнлеген әйтте. Бу хакта белгәч, хәтта аңымны югалттым. Хәзер дога кылып йокыга ятам, дога кылып уянам. Коля һәм Борис – минем ике улым, хәзер махсус хәрби операция зонасында тыныч тормышыбыз, балаларыбызның, оныкларыбызның бәхетле киләчәге өчен көрәшәләр», – дип сөйли Татьяна Круглова.

Татьяна Круглованың шәхси архивыннан

Улларының берсе, Борис, күптән түгел 2 атналык кыска вакытлы ялга кайткан. Әнисенең күзләре нур сибә: «Иң беренче булып ул минем янга килде, мин ризыклар әзерләп тордым. Ә инде күргәч, кочаклап алдым, аны җибәрәсем килмәде», – дип искә ала ул.

Әнисен күргәннән соң, Борис хатыны Кристина һәм балалары янына китә. Гаилә Баулы районының Татар Кандызы авылында шәхси йортта яши.

Татьяна Круглованың шәхси архивыннан

Борис балалары янына мәктәпкә килә, бу вакытта алар соңгы кыңгырауга багышланган линейкада була. 9 яшьлек Даша һәм 13 яшьлек Денис шатлык күз яшьләре белән әтиләре янына йөгерә.

Николай һәм Борис хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән хезмәтләре, батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә.

«Улларыгызда рух ныклыгын кем тәрбияләде?» – дигән сорауга Татьяна Круглова: «Минем улларымның әтисе – минем ирем Павел Степанович», – дип җавап бирә.

Татьяна Круглованың шәхси архивыннан

1978-1980 елларда ул Әфганстанда хезмәт иткән, десантчы булган, шуңа күрә уллары балачактан ук әтиләреннән сугыш тарихларын ишетеп үскән, әтиләренең хәрби үткәне белән горурланып яшиләр.

«Алар патриотизм, үз илләренә мәхәббәт рухында үстеләр, шуңа күрә армиядә дә лаеклы хезмәт иттеләр. Мобилизация турында повестканы тиешенчә кабул иттеләр. Алгы сызыкка барганда, алар: «Әти сугышкан, без дә булдыра алабыз. Җиңү белән кайтачакбыз!» – дип киттеләр», – дип сөйли уллары турында горурлык белән Татьяна Круглова.

«Без шатлык күз яшьләрен тыя алмадык»

Апас районыннан мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәр Наил дә туган авылы Иске Асалыда кыска вакытлы ялда булып киткән. Ул махсус хәрби операция зонасыннан сугышчан иптәшләре имзалаган байрак алып кайта.

«Барысы да минем өчен шат иде. Бу байракка хезмәттәшләрем үз районнарының исемнәрен язды. Бу байрак безнең җиңүгә ышануыбызны күрсәтә. Авылдашларыма да бик рәхмәтлемен. Гуманитар ярдәм алдык, күчтәнәчләр. Бик зур рәхмәт», – ди Наил.

Хәрби Апас һөнәри училищесында белем алган, тракторчы-машинист булып эшләгән. Аннары армиядә хезмәт иткән, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Хәзерге вакытта ул Херсон өлкәсе территориясендә хезмәт итә. «Сугыш хәрәкәтләре ветераны» таныклыгы бар.

Апас районы матбугат хезмәте

«Ирем миңа һәм әниемә чәчәкләр белән кайтты. Шатлыгыбызны сүзләр белән аңлатырлык түгел. Ул да безне бик сагынган. Без шатлык күз яшьләрен тыя алмадык», – дип сөйләде хәрби хезмәткәрнең хатыны Чулпан.

«Өйдә рәхәт, ләкин сугышчан иптәшләр турында уйлар баштан чыкмый. Мин хезмәттәшләрем өчен бик борчылам, шуңа күрә алар белән һәрвакыт элемтәдә торам. Аларның һәрберсе миңа абый кебек якын», – ди Наил.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100