Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче ир-ат алимент сорап килгән хатыннарын кыйнаган

news_top_970_100
Татарстанда яшәүче ир-ат алимент сорап килгән хатыннарын кыйнаган
freepik.com

Татарстанның Лениногорск районында бер ир-ат үзенең элеккеге ике хатынын кыйнаган. Административ хокук бозу буенча ачылган ике эшне «Кыйнау» маддәсе буенча караганнар, дип яза «Лениногорские вести» газетасы сайты.

Зыян күрүче ике хатын-кыз – гаепләнүче ир-атның элекке хатыннары. Ул 7 июль кичендә аларның икесен дә үз фатирында кыйнаган. Эш материалларыннан күренгәнчә, ул көнне хатыннар, балигъ булмаган балаларына алимент түләтүне хәл итү өчен, элекке ирләре янына килә. Сөйләшкәндә, алар арасында ызгыш чыга. Ир-ат түзми, элекке хатыннарына суга.

Җавапка тартылган ир-ат бер хатынын кыйнавын таныган, протокол белән килешкән. Ә зыян күргән икенче хатынга карата гаебен танымаган, аны кыйнамавын, бары тик үзе яныннан этеп кенә җибәрүен әйткән.

Эшне тикшергән вакытта, зыян күрүчеләр һәм бу хәлнең шаһиты җентекле күрсәтмә биргән, суд-медицина экспертизасы нигезендә, суд ир-атны гаепле дип тапкан. Ул административ җаваплылыкка тартылган, аңа административ штрафлар билгеләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100