Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда балыкчы боз астына төшеп киткән, аны коткарганнар, ә башкалар гыйбрәт алмаган

news_top_970_100

Җомга көнне Иделдә, Татарстанның Югары Ослан районы Түбән Ослан һәм Ключищи авыллары арасында, балыкчы боз астына төшеп киткән. Аны коткарганнар.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, ярга килгән коткаручылар баткан ир-ат янына якын бара алмаган, чөнки боз тиз ватыла торган булган.

Батучыга бары тик һава мендәрендәге судно белән генә барып җитәргә мөмкин булган. ГИМС инспекторлары 52 яшьлек ир-атны үлемнән коткарган. Өшегән ир-атны медицина хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Шулай да, балыкчылар боз өстеннән китәргә ашыкмый. Шимбә көнне дә Идел бозы тулы кеше иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100