Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарча җырлаучы Африка егете Оливер, балаларын алып, туган ягына кайткан

news_top_970_100
Татарча җырлаучы Африка егете Оливер, балаларын алып, туган ягына кайткан
социаль челтәрләр

Татарча җырлаучы, элек Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләгән шоумен, блогер Оливер Мукенди, хатынын һәм балаларын алып, туган якларына кунакка кайткан. Оливер соңгы тапкыр өендә моннан 13 ел элек булган.

«13 ел өйгә кайтканым булмады. Ниһаять, әти-әнием белән күрештек. Ә туганнарымның энекәш-сеңелләрен күреп, никадәр хис-кичерешләрем булды.

Әлеге фотога барыбызны да сыйдырып бетерә алмаганнар. Фотограф тәҗрибәсез булган, ахры», – дип яза һәм ишле гаиләсен күрсәтә Оливер.

Оливер 2019 елда Камилә исемле татар кызына өйләнде. Алар бергәләп Шансельви исемле кыз һәм Габриэль исемле малай үстерәләр. «Оныкларыбызны күргәч, без инде тынычлап үлә дә алабыз. Чөнки без бүген бик бәхетле һәм синең белән горурланабыз», – дип әти-әнисе әйткән сүзләрне дә китерә ул социаль челтәрләрдә.

«Интертат»ка әңгәмәдә Оливер үзенең Конго демократик республикасыннан килүен сөйләгән булган. «Башкалада – Киншаса шәһәрендә тудым, шунда ук балачагым да үтте. Үз йортыбызда тордык. Гаиләбез ишле иде: 17 бала үстек, чөнки әтинең берничә хатыны булды. Африкада яшәдем һәм Россиягә килдем», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100