Сыер савучы Резедә Бәдретдинова: «Мал-туар барысын да аңлый, яратканны сизә»
Яраткан эшеннән тәм табып эшләүчеләрдән дә бәхетлерәк кеше юктыр дип уйлыйм. Шундыйларның берсе – Тәтеш районы Кече Әтрәч авылында гомер итүче Резедә Бәдретдинова. Ул 37 ел буе «Нур» агрофирмасында сыер савучы булып эшли һәм үз эшеннән башка тормышын күз алдына да китерә алмый.
Резедә апа, сез сыер савучы юлын ничек сайладыгыз, ничә ел эшлисез инде?
Мин 1987 елда, мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, Казанга укырга кердем. Авылны якын күргәнгәме, шәһәр тормышы миңа ошамады. Туган авылым үзенә тартты, шуңа, кайтып, сыер савучы булып эшкә кердем. Сентябрьдә эшли башлаганыма 37 ел була инде.
Сез ничәдә эшкә китәсез, ничәдә кайтасыз?
Тормыш иптәшем белән өебездә дә мал-туар асрыйбыз, шуңа иртәбез сәгать 3тә башланып китә. Өйдәге сыерларны саугач, 5нче яртыда эшкә китәм, иртәнге савымнан сәгать 8дә кайтам. Кичке савым сәгать 3тән 6нчы яртыга кадәр дәвам итә.
Фермада тагын өстәмә эшләр башкарырга туры киләме?
46 сыерны саугач, өстәмә эшләр дә башкарырга туры килә, бу – сыерлар алдында калган азыкларны чистарту, асларын «кыру», йөри торган җирләрне чисталыкта тоту.
«Мал-туар барысын да аңлый бит ул, яратканны сизә»
Сыерларга ничек эндәшәсез, һәрберсенең кушаматын истә дә калдырып булмыйдыр?
Әйе шул, ул сыерларның һәрберсенең кушаматы да юк инде, булса да, истә калдырып бетереп булмый. «Карлыгач»ы да, «Ромашка»сы да китә инде шунда. Мал-туар барысын да аңлый бит ул, яратканны сизә, назлы тавыш белән дәшсәң – тынычсызланмый. Катырак әйтеп куйсаң, холкын күрсәтә башлый. Шуңа аларга кушамат белән эндәшү алай әллә ни зур әһәмияткә ия дип уйламыйм.
Сез эшли башлаганнан бирле күп әйберләр үзгәргәндер? Сыер савучы эше бераз җиңеләйдеме?
Мин эшли башлаганда, кул эше күп, эшләргә шартлар да бик үк әйбәт түгел иде. Хәзер исә, сыер саву аппаратлары бар, фермалар җылы, хәтта сөт тә трубадан туры суыткычка чыга. Сыер савучы һөнәре бик җиңел эш түгел, әмма барыбер артта калмый, җайлашты инде.
Эштән буш вакытларыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез?
Эштән буш вакытта өйдә хуҗабикә вазифаларын башкарырга, тормыш иптәшемне тәм-томнар белән сыйларга да өлгерәм. Авылыбызда «Ак калфак» ансамбле эшләп килә. Без, Кече Әтрәч авылы хатын-кызлары, җыелып, гармунга җырларга, хәл-әхвәл сорашып кичләребезне бергә үткәрергә яратабыз. Махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм җыюда безнең авыл халкы да бердәм булып һәм теләп катнашты. Без дә ансамбль белән үз өлешебезне керттек: мендәрләр, җылы киемнәр җыйдык. Аннары барлык җыелган әйберләрне тартмаларга тутырып, егетләребезгә юлладык.
«Тормышымны бу эшемнән башка күз алдыма да китерә алмыйм»
Сыер савучы булмасагыз, нинди һөнәр иясе булыр идегез?
Бу сорауга җавап та бирә алмыйм. Гомерем буе сыер савучы булып эшләгәч, үземне башка өлкәдә күрмим дә. Мин хәзер тормышымны бу эшемнән башка күз алдыма да китерә алмыйм.
Сыер савучы булып эшләү өчен авылны, мал-туарны яратырга кирәктер?
Әйе шул. Әгәр авылны, хайваннарны яратмасам, шулай озак сыер савучы булып эшли дә алмас идем. Күңел ятмаган җирдә эшләп булмый бит ул.
Шәһәргә күчү теләге булганы юкмы?
Юк. Әгәр шәһәргә кунакка гына барсам да, тизрәк авылга кайтасы килә. Шәһәрдәге шау-шулы тормыш ошамый миң. Авылдан, мондагы тынычлыктан да рәхәтрәк җир юктыр.
Хезмәт хакларыгыз ничегрәк соң, җитәме?
Хезмәт хакларыбыз әйбәт, зарланырга урын юк. Аллаһка шөкер, ярый әле эшебез бар, дип куанып йөрим. Исән-сау эшләргә язсын, эше булып кына торсын.
«Сыер савучы булып керергә урын булса, кеше шунда ук табыла»
Хуҗалыкта эшләү өчен шартлар әйбәтме?
Әйе, әлбәттә. Агрофирма җитәкчебез безнең өчен барлык уңайлы шартларны да тудыра. Берәр нинди тәкъдимнәребез, үтенечләребез булса да, безне тыңлый, ярдәм кулы суза.
Районда, авылыгызда эшегезне бәялиләрме?
Районда да, авылда да бәялиләр. Агрофирма җитәкчебез Нургалиев Радик Галимҗанович хезмәтемне уңай бәяләмәсә, мин мактаулы исемнәр ала алмас идем. Рәхмәт хатларым да, мактау грамоталарым да бик күп. 2023 елда «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» исеменә лаек булдым. Җитәкчеләргә рәхмәтем чиксез.
Ничек уйлыйсыз, ни өчен хәзер авыл кешеләре сыер савучы һөнәрен сайламый?
Сайламый дип әйтмәс тә идем, хәзер авылларда эш ягыннан авыррак бит. Әгәр сыер савучы булып керергә урын булса, кеше шунда ук табыла.
Резеда апа, тормыш иптәшегез белән ничек танышкан идегез, ул да авыл кешеседер?
Без тормыш иптәшем Рөстәм белән бер авылдан булгач, балачактан ук таныш, дус идек инде. 2 ел очрашып йөрдек, аннары өйләнештек. Ике ул үстердек, икесе дә югары белемле, хәзерге вакытта Казанда яшиләр. Олы улым гаиләле, хатыны Наилә белән 2 кыз үстерәләр. Ә без Рөстәм белән бәхетле әти-әни, дәү әти, дәү әни. Аларны һәрвакыт сагынып көтеп торабыз. Балаларыбыз исә, үз чиратында, ялларда кайтып ярдәм итеп торалар, безне ихтирам итәләр, Аллаһка шөкер!