Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Су басканда автомобильне ничек саклап калырга – Оренбург ирләреннән лайфхак

news_top_970_100
Су басканда автомобильне ничек саклап калырга – Оренбург ирләреннән лайфхак

Оренбургта моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә су басу күзәтелә – Урал елгасы 10 метрга күтәрелгән. Моңа кадәр беркайчан да су басмас дип уйланылган урыннарны да су баскан.

Оренбург янындагы «Соловушка» бакча ширкәте дә су баскан урынга эләгә, дип яза «База». Тиз генә бу торак пункттан чыгып китмәгән, яки берәр сәбәп – әйтик, төзек булмау, эштә булу сәбәпле автомобилен алып чыгып китмәгән кешеләрнең машиналары да бата. Андрей ел әйләнәсе бакча ширкәтендә яшәгән, барыр урыны булмаган. Ул автомобилен коткару ысулын тапкан. Аның бик нык сыра яратуы, физиканы белүе һәм башы эшләве булышкан. Ул тиз генә сал ясый. Бүрәнәләргә 30 зур сыра шешәсе бәйләп куя һәм машинасына беркетә. Су баскач, машинасы су белән бергә күтәрелә. Видеодан күренгәнчә, күршесенең машинасы тулысынча суга баткан.

Андрей әйтүенчә, бу бакча ширкәтендә 20 автомобиль баткан. Аларга әле компенсация дә бирелми икән – ул шәһәрдә теркәлгән, шул сәбәпле, шунда яши дип карала.

Ә кешеләр исә төрлечә үз күңелләрен күрә. Степан исемле саксофонист су баскан урыннарда саксофонда уйнап йөри. Ул да, Андрей кебек үк, су баскан йортын ташлап чыгып китмәгән – чөнки шәһәрдә мародерлардан, ягъни хуҗасыз калган йортларда урлашучылардан курка.

Оренбургның су баскан коттедж бистәсе:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100