
Җырчы Сөмбел Заһидуллина әнисе Ильмира ханымның ни өчен «Халык җәүһәрләре» гала-концертында катнашмавын сөйләгән. Ильмира Заһидуллина – әлеге милли-мәдәни фестиваль-конкурсының лауреаты.
Дуэт җырларга тәкъдим иткәннәр иде. Әмма әни аерым чыгыш әзерләде. «Халык җәүһәрләре» фестивале лауреаты буларак, үзе генә җырларга өметләнде.
Мин аңа бу хәбәрне концерт килеп җитәрәк кенә әйттем (дуэт турында). Аның кәефе төште. Мин башта дуэт җырларга ризалашкан идем, аннан соң проблемаларым килеп чыкты, җыр кайгысы калмады.
Әмма, бу проблемаларга кадәр дә аңа аерым җырларга тәкъдим итүче булмады. Гаҗәп инде. «Пирамида»да чыгыш ясарлык моң юк шул бездә, – дип язган Сөмбел.
Сөмбелне язылучылары, әнисенең иҗатын яратучылар тынычландырырга ашыккан:
«Синең әниеңнең дә, синең дә тавышың бик моңлы. Кайберәүләргә сезнең кадәр булырга бик ерак әле. Исемнәрен әйтмим инде. Берәү лауреат булган. Тавышы да ишетелми, моңы да шул кадәр генә»;
«Мин дә Ильмираның җырлаганын ишетергә өметләнеп барган идем. Соңыннан да «җырламады» дип уйлап йөрдем. Менә сәбәбе нидә булган икән. Сезнең җырлаганны күргән бар, әниегезне дә күрәсе килгән иде», – дип язалар.