Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Солярис» консерва банкасы кебек яньчелгән – ике бала, әтисе үлгән, әнисе хастаханәдә

news_top_970_100

Дагыстанда юл һәлакәтендә 2 бала һәм 1 ир-ат үлгән. Зур тизлектә барган килеш бәрелешү машина йөртүчегә дә, пассажирларга да исән калу өчен бер мөмкинлек тә калдырмый. «Солярис» консерва банкасы кебек яньчелгән, дип яза «Комсомольская правда».

Фаҗига 13 апрельдә кичке 5ләр тирәсендә Дагыстанның Сөләйман-Стальск районында «Мамраш – Ташкапур» юлында була.

Дагыстан ЮХИДИ якынча белешмәсе буенча, биредә «Hyundai Solaris» һәм «ГАЗель» бәрелешә.

«Фаҗига урынында алган травмалардан «Hyundai Solaris» йөртүчесе һәм аның 2 пассажиры үлде. Пассажирлар – 7 һәм 8 яшьлек балалар», – дигәннәр Дагыстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

«Газель»дә баручы 8 пассажирны хастаханәгә салганнар. Урында тикшерүчеләр эшли, алар авария китереп чыгаручыны ачыклаячак.

«Якынча белешмә буенча, авариядә катнашучыларның берсе, тоташ сызыкны аркылып, каршы як полосага чыга. Машиналарның деформацияләнүенә карап, бәрелешү зур тизлектә булуы аңлашыла. Кагыйдәне кем бозганын тикшерү ачыклаячак. Хәзер шаһитларны сораштыралар», – дип сөйләгән Касумкент авылында яшәүче кеше. Фаҗига шушы авылда булган.

Әлегә расланмаган белешмә буенча, «Солярис»та гаилә бара. Әти кеше һәм аның 2 кызы урында ук үлә. Әни кешенең гомере өчен табиблар көрәшә. Хатын-кыз реанимациядә ята, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100