Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шойгуның урынбасары Тимур Иванов, ришвәт алуда шикләнелеп, кулга алынган

news_top_970_100
Шойгуның урынбасары Тимур Иванов, ришвәт алуда шикләнелеп, кулга алынган

Оборона министры Сергей Шойгуның урынбасары Тимур Иванов, ришвәт алуда шикләнелеп, кулга алынган, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итүенчә, президент Путинга Ивановны кулга алу хәбәр ителгән. Шулай ук Сергей Шойгу да бу хакта хәбәрдар.

РБК язуынча, Тимур Иванов җинаять кодексының 290нчы маддәсе, 6нчы пункты буенча – аеруча зур күләмдәге ришвәт алуда гаепләнә. Җинаять кодексы буенча, 1 миллионнан зуррак сумма аеруча зур күләм санала. Аны алучыга 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
Тимур Иванов 1975 елгы. Аның әнисе – лезгин милләтеннән. Тимур Иванов МГУның математика һәм кибернетика бүлеген тәмамлый. 1999-2012 елларда ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрендә эшләгән, аннары Мәскәү өлкәсендә.

2010 елдан – ул Шойгу белән бергә, 2012 елда Шойгу Мәскәү өлкәсе губернаторы булганда, Иванов – хөкүмәт җитәкчесе. 2013 елдан – Оборона министрлыгында төзелеш өчен җаваплы «Оборонстрой» предприятиесен җитәкли. 2016 елдан – Оборона министрында төзелеш, торак, медицина өчен җаваплы урынбасар. Ул шулай ук Мариуполь шәһәрен торгызу буенча да җаваплы булган.

2019 елда Тимур Иванов, «Форбс» журналы фаразы буенча, Россиянең иң бай хәрбиләре исемлегенә керә. Аның гаиләсенең табышы 136 миллион сум дип бәяләнә, ә үзенең шәхси табышы 13,6 миллион булган. Хатыны Светлана Иванова, эшмәкәр, «Metropol Fashion Group» җитәкчесе, «Снимите это немедленно!» программасын алып барды, Израиль гражданлыгы бар. 2010 һәм 2018 елгы кызлары бар.

Тимур Ивановның бик бай тормыш рәвеше алып баруда гаепләнгәне бар. Журналист тикшеренүләрендә Иванов хатыны Светлана белән чит илләрдә ял итәр өчен миллион евродан артык акча туздырган, ә бу акчаларны Мариупольны торгызырга тиешле фирма түләгән, дип гаепләнгәне бар. Аның хатыны исемендә зур счетлар, кыйммәтле милек бар, дигән мәгълүматлар да чыкты.

Тимур Ивановны кулга алынуын «Царьград» сайты сәяси күзәтүчесе Андрей Перла, Оборона министры кәнәфие тирәсендә көрәш һәм Шойгуның сәяси йогынтысы кимү, дип бәяләгән. Сайт фикеренчә, Шойгу үз постын саклап кала алмаска да мөмкин.

Сәясәтче Сергей Марков исә, Шойгу 7 майдан соң (Путин инаугурациясеннән соң) хөкүмәттә булмаячак, дигән фикер дөрес түгел, ди. Ул, Шойгу калачак, дип уйлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100