Дәниф Шәрәфетдинов «Күңел радиосы» тамашачыларына үз теләген җиткерде
11 февральдә «Күңел радиосы»на кунакка моңлы тавышлы җырчы Дәниф Шәрәфетдинов килде.
Дәниф Шәрәфетдинов радио тыңлаучыларга үз теләкләрен җиткерде. Зур авырлыклар күргән кеше буларак, җырчы башта рәхмәт сүзләрен әйтте. «Хөрмәтле «Күңел радиосы», сезгә бик зур рәхмәт. Радио тыңлаучыларга, якташларыма һәм туганнарга безне тыңлап утырганга бик зур рәхмәт әйтәсем килә.
Туган һәрбер таңга сөенә белергә кирәк. Аллаһы боерса, иртәнге таңны сөенеп йокыгыздан уянсагыз, көнегез дә уңышлы булыр. Күңелегез тыныч булсын! Күңелегез тыныч булса, якыннарыгыз да сезнең тыныч күңелегезне күреп сөенерләр. Сәламәтлек сезгә, иншалла!» — ди җырчы.
«Ходай сабырлык бирсен, терелеп, дөнья ямен төеп яшәргә язсын», — дип теләп калган инстачылар.