Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кер юу машинасында ярты сәгать әйләнгән песи исән калган

Хуҗалар этләре ята торган җәймә эчендәге песине күрмичә, кер юа торган машинага сала.

news_top_970_100
Кер юу машинасында ярты сәгать әйләнгән песи исән калган
https://pixabay.com

Украинада Броша исемле песи эшләп торган кер машинасы эчендә ярты сәгать чамасы әйләнгән. Бу турыда «Говорит Москва» хәбәр итте.

Хуҗалар этләре ята торган җәймәне кер юа торган машинага сала һәм машинаны эшләтеп җибәрә. Эт ята торган җәймә эчендә яткан песине алар абайламый кала. Броша коточкыч итеп кычкыра башлагач кына, алар эшнең нидә икәнен аңлап ала. Ярты сәгать кер машинасында «юылган» песи исән кала.

Брошаны ветеринарга алып баралар. Табиб аның температурасы төшүен, үпкәләрендә тавышлар булуын һәм авызыннан кер порошогы исе килүен ачыклый.

«Мондый хәлләр булганы бар инде. Брошага бәхет елмайган. Песиләрнең тугыз гомере бар дип юкка гына әйтмиләр», — ди ветеринарлар.

Хәзер Брошаның хәле әйбәт, ул ашый, уйный, дип яза РЕН ТВ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100