Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы Алинә Кәримовага ни булган?

Алып баручының виртуаль дусларының күпчелеге аңа күз тигән дип уйлый.

news_top_970_100
«Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы Алинә Кәримовага ни булган?
https://www.instagram.com/alina_azat_karimovlar_official/

«Сезнең дә шулай җаныгызны кая куярга белмәгән чакларыгыз буламы ул? Күңелдә ниндидер борчу тора… Көндезләрен ярый үтә лә ул, ә менә төннәрен бик кыен… Башта төрле уйлар, әллә ниләр, паник һөҗүмнәр була, аңлатып бетерерлек түгел. Барысы да тәртиптә… арыганлыктан да түгел. Белгән догаларны укып, балаларны йоклатам да, рәхәтләнеп ятып йоклыйм дисең дә, башлана.....

Шулай җәфаланган кешеләр булса, сез әлеге очракта нишлисез? Минем белән бүлешсәгез, рәхмәтле булыр идем», — дип язган Алинә Кәримова инстаграмдагы сәхифәсендә.

Инстачыларның күпчелеге «күз тигән» дип комментарий калдырган. Киңәш бирүчеләр дә бар, коронавирус белән авырганнан соң шундый халәттә булучылар да язган.

«Төрле БАДлар эчеп, сәламәтлегегезне бетермәгез. Мин шулай интегәм, кичтән пустырник эчә башладым, йоклыйм әле. Урамда йөреп кергәч, душтан һәм мунчадан соң әйбәт йоклыйм»;

«Күз тигән сезгә, өшкертеп карагыз»;

«Банан ашагыз, 5-6 финики белән ромашкалы чәй эчегез»;

«Артык һуш китәрлек матур пар һәм затлы жырчылар сез! Ул халәт үтә, аптырама. Бернинди куркынычы юк, һәр кешедә була. Берүк, тагын да тирәнрәк уйлап нервыңны бетермә!» — дигән комментарийлар бар.


Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 май 2024
    Исемсез
    Исәнмесез Азат-Алина!!!!! Сез булмагач "Жырлыйк әле " тапшыруын карыйсыда килми,сезгә житми инде.ТНВ каналы ничә еллар житәкләп алып барган Бадретдинов өчен,алып баручылар,музыкантлар барыгыныда берьюлы экра6ардан китүегез тамашачылар өчен зур югалту.Бу яңа алып баручалар үз урынында түгелләр.Сезне көтәбез.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100