Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сергей Светлаков «Крокус»тан ничек чыгуы турында: «Һәркем тормышы белән хушлашкандыр»

news_top_970_100
Сергей Светлаков «Крокус»тан ничек чыгуы турында: «Һәркем тормышы белән хушлашкандыр»
Видеодан скриншот

Террорчылар «Крокус Сити Холл» концерт залына амфитеатр ягыннан, актер Сергей Светлаков булган урын өстеннән кергән. Бу хакта Сергей Светлаков үзе журналист Ксения Собчакка сөйләгән, дип яза РБК.

«Уң һәм сул яктан бертуктаусыз атыш булды. Күпләр, атыш тавышларын ишетеп, сәхнәгә йөгерде. Без тар коридорга сикердек. Анда 20-30 кешедән торган төркем барлыкка килде <...>, атыш берничә метр ераклыкта иде», – дигән Светлаков. Ул билгеләп үткәнчә, зал хезмәткәре тамашачылар чыккан барлык ложаларны, террорчыларга юлны томалау өчен, ачкыч белән бикләгән.

Шуннан соң Светлаков, башка тамашачылар белән бергә, коридорга чыгу юлларын урындыклар һәм диваннар белән яба башлый.

Монда, мөгаен, иң куркыныч мизгел булгандыр: атыш тавышлары тынды, без дустым һәм минем туганым Маша белән качып торган коридор ишеген вата башладылар. Монда булган һәркем тормышы белән хушлашкандыр. Без террористларның күпме икәнен һәм аларның нәрсә эшләргә теләгәнен белми идек. Ишекне бик тиз ваттылар – алар чыгу юлы эзләүче тамашачылар булды», – ди актер.

Һөҗүм башланганнан соң 15-20 минут үткәч, бина эчен «көчле сасы исле төтен» каплый. Зал менеджеры карары буенча берничә ишекне ачарга һәм фойе аша баскыч буйлап йөгерергә карар ителә. «Кешеләр тыныч кына, паникага бирелмичә хәрәкәт итте, хатын-кызлар үкчәле аяк киемнәрен салды, – дип дәвам итә Светлаков. – Коридордан чыккач, без төтенле фойега эләктек. Аннан «Крокус»ның башка хезмәткәре ярдәм итте, ул ишарәләр белән үзәк аша качмаска икәнен күрсәтте».

«Аннары без урамга чыктык. Шулай итеп, киемсез, без тагын берничә километр йөгердек. Мине машинада соңга калган хатыным көтә иде. Мин бүген барлык кешеләргә ярдәм иткән кызның исемен эзләп таптым – София Мейер. Рәхмәт аңа! Ул – герой. Барлык зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашам. Бу – җәһәннәм иде», – дигән телевидение "йолдызы" Светлаков.

«Крокус Сити Холл»да теракт 22 март кичендә «Пикник» төркеме концерты алдыннан булды. Кораллы кешеләр бинага бәреп керде һәм андагы кешеләрне атып үтерде, бинага ут төртте һәм качып китте. Теракт аркасында һәлак булганнар саны 135тән, зыян күрүчеләр саны 140тан арта бара.

11 шикләнелүче тоткарланган, тикшерүчеләр аларның дүртесен һөҗүмдә турыдан-туры катнашучылар дип саный. Алардан Мәскәүдә сорау алалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100