Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәхәр ашамыйча ураза тотарга ярыймы?

news_top_970_100
Сәхәр ашамыйча ураза тотарга ярыймы?
Фото: © "Татар-информ"

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән телеграм-каналында ураза турында аңлаталар.

Тәравих намазыннан арып кайтып, иртән сәхәргә йоклап калганбыз. Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?

Бик арылган көннәрдә кеше сәхәр вакытында уяна алмыйча, иртәнге намаз кергәч кенә торырга мөмкин. Бу вакытта сәхәр ашарга ярамый.

Әмма ул кеше барыбер ниятләп, уразага керә.

Сәхәрсез ураза авыррак тотылачак, чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәлм: «Сәхәр ашагыз, дөреслектә, сәхәрдә бәрәкәт бар», дип әйткән.

Әмма Аллаһыдан җиңеллек сорап, бу көнне ураза тотарга тырышырга кирәк, чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Кем Рамазан аеның бер көн уразасын калдырса, ул аны ел буе тотып та тутыра алмаячак», – дип әйтә.

Әмма бу хәдис, казага калган уразаны тотмаска кирәк, дигәнне аңлатмый.

Пәйгамбәребез шушы хәдисе белән Рамазан ае уразасының бик фазыйләтле икәнлегенә игътибар иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100