Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сатучы апа аларның иҗатын яратмавын Ризат Рамазановның үзенә әйткән

news_top_970_100
Сатучы апа аларның иҗатын яратмавын Ризат Рамазановның үзенә әйткән
Фото: © Абдул Фәрхан, "Татар-информ"

Ризат Рамазанов Чаллыда үзе белән булган хәлне видеога төшергән. Ул төркемендәге егетләргә чәй эчәргә тәмлүшкәләр алу өчен кибеткә кергән. Сатучы аны җырчы Ризатка охшатуын әйткән, ә җырчы «мине гел шуңа охшаталар» дип, үзенең кем икәнен белгертмәгән. Җырчы белән кибетче арасындагы әңгәмәне тәкъдим итәбез.

– Нинди җырчыга охшатам, дисез?

– Ризатмы соң? Гел сикереп-сикереп җырлыйлар алар.

– Ә Рамазановлар?

– Копия. Карап торам менә, минәйтәм, әйтсәм дә уңайсыз. Мин яратмыйм аларны, алар гел шул бер-берсен ярату турында сикереп-сикереп җырлыйлар.

– Парлы җырчылардан кемнәрне яратасыз?

– Бик концерт карарга вакыт та юк инде. Менә шул тормыш турында моңлы җырлаучыларны. Болар гел сикерәләр дә сикерәләр. Исемнәрен дә белеп бетермим инде, әллә ни караган да юк. Гел шул ярату турында бер-берсенә карап җырлыйлар. Яратмыйм аларны, минем әни дә яратмый аларны.

– Шул Рамазановларны?

– Әйе!

– Ярый, исән-сау эшләгез. Сатуыгыз яхшы барсын!

Шуннан соң Ризат Рамазанов чыгып китә һәм үзләренең концертына билет алып, кибеткә яңадан килә.

«Һәр җырчының яраткан тыңлаучысы була. Менә 2 билет алдым, чакырып карыйм әле, бәлки, килеп карагач, фикере үзгәрер», – ди җырчы.

Әмма кибетче барырга риза булмый.

«Менә иң яхшы рәттән кыйммәтле билетлар. 1,5 сәгать утырып карагыз әле. Ошый икән утырасың, ошамаса – кайтып китәсең», – дип кыстап карый җырчы сатучыны.

«Юк, бармыйм, әнә тегендә кызлар бар, шуларга бирегез. Мин яратмыйм, яратмаган кешегә бармыйм. Әйтәм шуңа охшаган, дип. Әкият, кызык булды бу. Төшермәгез мине», – дип, җырчыны чынлап та танып алган сатучы апа билетларны куеп, кибетнең эчке ягына ук кереп китте.

«Качты апа», – дип калды Ризат Рамазанов.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 24 март 2024
    Исемсез
    Дөрес әйткән апа
  • 23 март 2024
    Исемсез
    Кешене яшерен яздырып, интернетка кую ярый мени ул, судебный эш түгелме соң? Ихластан үз фикерен әйткән инде. Мин үзем дә элеккеге җырчыларны һәм яшьләр арасында Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Чулпан Әхмәтҗанова, Ярамирны тыңларга яратам. Ә бу артистларны ишеткән бар, күңелгә үтеп кермәгәч онытылалар, тыңлап караган булсам да.
  • 23 март 2024
    Исемсез
    БИК яхшы концерт булды. Тамашачыларда БИК жылы Кабул иттелэр. Концертка ,барганчы белыми идем , барып кургэч фикерем узгэрде. БИК сойкемле пар.
  • 23 март 2024
    Исемсез
    яратырлык түгел шул.сикереп, күкрәк киереп болганып йөрүдән башканы креп булмый Моң юк
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100