Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шашка буенча спорт мастеры: «Мин күрмим дип, мескенгә салышасым килми»

Йолдызның тумыштан күзе начар күрә. Аларның гаиләсе күз авыруы белән җәфалана. Шулай да аңа, дөнья чемпионы булыр өчен, бернинди киртәләр дә юк. Чын уңышның сере нәрсәдә соң?

news_top_970_100
Шашка буенча спорт мастеры: «Мин күрмим дип, мескенгә салышасым килми»

Йолдыз Гатауллина – спорт мастеры, шашка буенча күп тапкыр Россия һәм дөнья чемпионы. Мәдәни-спорт тернәкләндерү комплексының Бөтенроссия сукырлар җәмгыятендә инструктор һәм Татарстан Республикасының Сукырлар спорты федерациясенең рәисе. Ул 1969 елның 25 маенда Чистай шәһәрендә туган.

«Балачакта мине «сукыр» дип үртәделәр»

Без гаилә белән шашка уйныйбыз. Әтием Гарифулла спорт мастерлыгына кандидат иде. Бу уенга кызыксынуны ул уятты. Без энем белән шашка бик еш уйнадык. Әнине өйрәтмәкче булсак та, миңа кирәкми, сез өчегез дә җиткән, дия иде. Биш яшемдә әти безне шашка түгәрәгенә йөртә башлады. Анда безне тренер Владимир Иванов үзенә алды. Без бала-чагалар белән шул түгәрәккә йөрдек, ишегалдында җыелышып, шашка уйнадык. Начар күрүчеләр арасында ярышлар күп үткәрелә иде, – дип сөйли башлады Йолдыз.

– Балачакта мине «сукыр» дип үртәделәр. Мин аларның сүзләрен күңелемә якын алмаска тырыштым. Аннары әти безне Самара шәһәренең интернат-мәктәбенә укырга бирде. Без анда Брайль системасы буенча укыдык. Үз даирәмдә булгач, үземне үзенчәлекле бала итеп тоймадым. Әти-әни безне җәйге һәм кышкы каникулларга гына өйгә алып кайтты. Аларга гел юлда йөрү авыр иде, чөнки икесе дә начар күрә. Минем бөтен гаиләмнең күз белән проблема.

Әти бик кырыс кеше иде. Аның һәр әйткән сүзе – канун. Татар гаиләсендә ир кеше һәрвакыт хаклы бит. Ул миңа чалбардан йөрергә, чәчемне кистерергә рөхсәт итмәде. Мәктәптән соң укуны дәвам итәргә дә ирек бирмәде. «Нәрсәгә гел укырга? Эшләргә кирәк!», – дип мине сукырлар җәмгыятенә эшкә кертте. Хәзер мин әтине тыңламаган булыр идем, – ди Йолдыз.

Сукырлар җәмгыятендә ул Татар драма ансамбле түгәрәгенә йөри башлаган. Анда Йолдыз булачак ире Сәлим белән танышкан. «Аның да күзе начар күрә. Әмма аның нәселдән килгән авыру түгел. Күзлек белән әйбәт күрә», – ди ул.

Беренче тренер

Самараның интернат-мәктәбендә мин ике ел аккордеонда уйнадым, шул ук вакытта шашка белән шөгыльләндем. Әмма музыка җитәкчесе мине ике өлкәнең берсен сайларга мәҗбүр итте. Мин спортны сайладым. Тренерым Борис Бергал булды. Ул безне Россия чемпионатларына йөртә иде. Ул үзе минем хәтердә бик тә йомшак кеше һәм ачык күңелле булып истә калган, – ди Йолдыз.

«Начар булса да, Аллаһка шөкер, нәрсә дә булса күрәбез»

 

Йолдызның Гүзәл һәм Алмаз исемле балалары бар. Икесе дә шашка белән кызыксына икән. Гүзәл балачактан бирле уйный. Бүген ул күрү сәләте начар булган балаларның тренеры булып эшли.

Үз вакытында Гүзәл Россия, Европа һәм дөнья беренчелекләрендә призёр булды. Аның хыялы – шашка буенча спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешү һәм турнирларда актив уйный башлау. Август аенда Казанда «Мәгълүмати технологияләр кубогы» дип исемләнгән ярыш узачак. Ул анда чыгыш ясар дип уйлыйм, – ди әнисе.

Алмаз музыкаль мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Параллель рәвештә йөзү һәм шашка белән шөгыльләнә. 11 яшендә ул шашка буенча спорт мастерлыгына кандидат була. Аннары, йөзү мөһимрәк булгач, шашканы калдырды. 

Йолдыз сөйләвенчә, кызы Гүзәл әтисенең геннарын алган. Аның күзләр белән проблемасы юк. Әнисендә булган күз авыруы улына күчкән. «Начар булса да, Аллаһка шөкер, нәрсә дә булса күрәбез. Бу безнең өчен бик күп», – ди ул.

Спорт мастеры дәрәҗәсен алу җиңелме?

Йолдыз үз гомерендә спорт мастерын күп тапкыр үтәгән. Ярышта кимендә 14 хатын-кыз булуы мөһим шарт булган. Озак еллар бу сан уникедән дә артмагач, мастер дәрәҗәсен бирмәгәннәр. Ул үз максатына 1998 елда гына ирешкән.  Йолдыз хәтта Мәскәүгә гроссмейстер исемен алу өчен документлар да тапшырган булган. Ләкин гарипләрнең барысы бергә уйнавы сәбәпле, тагын насыйп булмаган. Чарада терәк-хәрәкәт аппараты, күрү һәм ишетү белән проблемалары булган спортчылар аерым уйнарга тиеш булган. «Шул ук исемлек буенча нигәдер Брянск шәһәреннән Люба Волковага гроссмейстер исемен биргәннәр. Мәскәү Татарстанны «ярата» бит инде», – дип, үпкә белдерде Йолдыз.

Сукырлар шашканы ничек уйный ала?

Сукырлар классификацияләнә. Б1 группасына бөтенләй күрмәүчеләр, Б2, Б3кә аз гына күрү сәләте сакланган спортчылар керә. Күзе бөтенләй күрмәгәннәрнең башында партиянең бөтен образы тора. Алар шашкага орынып, кайсы кайда урнашканын күз алдына китерә. Аларның хәтерләре искиткеч әйбәт. Башка спортчының 20-30 ел элек уйнаган позициясен дә истә калдырырга сәләтле. Ә мин, ялгышмасам, 10 йөрешкә кадәр исәпли алам. Аннары бутала башлыйм.

Шашка уенының өч төре бар. Классика, блиц һәм тиз уен. Сез вакытка ничек уйныйсыз?

 Хәзер бездә махсус яңа сәгатьләр бар. Һәр спортчы наушникны колагына куеп, көндәшенең күпме вакыт калганын белү өчен төймәгә баса. «Күпме вакыт калды әле?» дип сорау өчен судьяны чакыртырга кирәкми. Бу бик уңайлы, әмма кыйммәт. Бер сәгатьнең бәясе 25-30 мең сум. Казанда Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә андый сәгатьләр юк. Һәр спортчы аны үзе алырга тиеш. Безнең шашка тактасы да, шашкалар үзләре дә аерыла. Ак шашкаларның өсте шома, ә караларның каймалы була.

Тур вакытында һәрбер йөргән адымыңны махсус бланкка язып барырга кирәк. Бу кагыйдә Сезгә кагыламы?

 Әйе. Барысының да үз алымнары бар. Кемдер диктофонга яздырып барырга мөмкин. Күрмәүчеләр өчен бланклар эре була. Казанда әле бу турыда кайгыртмыйлар. Бернәрсә дә күренми.

Бу мизгелдә Россия гимнын яңгыратып, телефон шалтырады.

Сез ватанпәрвар, ахрысы...

 Әйе! Беләсезме, автобуста барганда халыкның шаккатып карап торганын күзәтүе ничек кызык! Мин, чынлап та, Туган илебезне яратам. Россия исеменнән чит илләрдә чыгыш ясыйм.

Ярыш вакытында бәхәс купканы бармы?

 Алар гел булып тора инде. Кара һәм ак төсле шашка белән уйнарга кыен булган спортчылар бар. Алар тур алдыннан килеп, кара шашкаларга буяу тидерә. Бөтен кешенең күрү спецификасы төрле булуы ихтимал. Мәсәлән, кемдер туры караса, кырыйдагы шашкаларны күрмәскә мөмкин. Әгәр буяу тидерсәләр, минем тактадагы шашкалар «йөзә» сыман. Андый шашкалар белән уйный алмаганымны мин аларга әйтәм. Менә монда бәхәс башлана да инде. Шашканы буяу көндәшеңнең ризалыгы белән генә башкарыла. Шуңа күрә алар партия алдыннан буяуны куптарып утыра инде. Мин беркайчан да бирешмим! Үз дигәнемдә торам. Бирешмәү – спортчының иң мөһим сыйфаты.

Сез инде бик күптәннән шашка белән шөгыльләнәсез. Тур алдыннан әле дә дулкынлану хисе бармы?

 Гел, беренче тапкыр шикелле, борчылам. Эчем авырта, күңелдә тыныч түгел. Кич белән төрле уйлар керә. Ел саен беренче өчлектә була килгәч, җиңелергә оят. Менә 6 нчы августтан 19на кадәр Сочи шәһәренә барабыз. Анда безнең өчен Кыргызстанда үтәчәк чемпионат алдыннан әзерлек чаралары булачак. Рус шашкасы урынына Бразилия шашкалары үткәреләчәк.

Аермасы нидә?

 Иң төп аерма шунда: уенчы бер яки өч шашка отарга торганда, һичшиксез, күбрәген отарга тиеш. Бу кагыйдә халыкара шашкалардан алынган. Тактадагы шакмаклар саны гына 64не тәшкил итә.

 Дәвам итегез, шашка – ул...

 Шашка – ул минем дөньям. Алардан башка тормышымны күз алдына да китермим. Ул чит төбәкләрдән яңа дуслар белән танышу һәм сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә. Шашка уйнап, миңа Польша, Болгария, Белоруссия һәм Төркияне күрергә насыйп булды. Быел өченче сентябрьдә Кыргызстанга барабыз. Бер атна элек дус кызым белән диңгезгә барган идек. Ул да, минем кебек, спорт мастеры. Без аның белән пляжда шашка уйнап яттык. Вакыт тиз һәм мавыктыргыч үтә. Тик безнең уйнаганны күреп, беркем дә якын килмәде. Берәү дә: «Сез шашка уйныйсызмыни?», – дип кызыксынып сорамады. Поездда барганда, шашка – ул җиңел уен, диделәр. Ачуым килә дә соң шулай дигәннәренә! Аларга аннары киресен исбатлый башларга туры килә.

Фото: © Йолдыз Гатауллинаның шәхси архивыннан

Кайсы дебютны яратып уйныйсыз?

 Хәзер без дебют буенча уйнамыйбыз. Җирәбә салып, кайсы шашка белән йөрүне судьялар үзләре әйтә. Бу барлык уенчыларның дебютларны яттан белүе белән бәйле. Гроссмейстерлар үзара уйнаганда, биш адым ясап, ахыры нинди буласын аңлый. Уенның кызыгы калмый. Еш кына «Леталки» оештыралар. Бу тактадан теләсә-кайсы шашканы алып, рандом рәвештә бер шакмакка кую. Мондый уенга алдан ук әзерләнеп булмый. Үз вакытында «Отыгрыш», «Кол», «Шәһәр партиясе» дигән дебютларны уйный идем. Мин уртага һөҗүм итәргә яратам. Шашкалар белән әйләндереп алу планын корсам, мин җиңеләм.

Балачакта дебютларны белмичә дә уйный идек әле. Комбинацияләр чишеп, мәш килә идек. Бишкә биш, дүрткә дүрт, алтыга алты калган очракта ничек йөрергә кирәк икәнне өйрәндек, төрле позицияләр карадык. Хәзер мин, спорт мастеры буларак, дебютларны ятлау мөһим булуын аңладым. Кеше кайда йөрергә икәнне уйлауга азрак вакыт сарыф итә. Вакыт – тормышта да, шашкада да иң кыйммәтле ресурс. 

Ярышлар булмаганда кем белән уйныйсыз?

Шашкачылар «Гамблер» дигән кушымтада (приложениедә) утыра, онлайн форматта ярышлар уздырыла. Әмма анда вакыт аз күләмдә бирелә. Миңа, күзем начар күргәч, уйнарга авыр. Кайберәүләр: «Син бит спорт мастеры, ничек шулай ахмакларча җиңелдең?!» – дип яза. Мин күрмим дип, мескенгә салышасым килми. Күзләре әйбәт күрүчеләргә дөньяның бөтен ишекләре дә ачык. Хәзер бөтен мәгълүмат электрон форматта бар. Ач та кара. Өйрән. Ул безнең кебекләргә авыр. Тик без төшенкелеккә бирелеп утырмыйбыз.

 Көчле шашкачы булу өчен нишләргә кирәк?

Даими шөгыльләнергә һәм ярышларда катнашырга кирәк. Елына бер яки ике турнир бик аз. Практика һәм уеннар күбрәк булган саен, чыгыш ясавың яхшырак. Республикада да ярышлар азайды. Көнгә, ким дигәндә, бер сәгать шөгыльләнергә кирәк. Мин моны аңлыйм. Бездә хәзер көндәшлек зур. Безнең Россиядә инде биш спорт мастеры бар. Безнең хатын-кызлар составы бик көчле. Россиядә, дөньяга караганда, призлы урын алу авыррак. Шулай да тренер белән әзерләнергә кирәк. Уенчының тренеры булса, бу – зур бәхет. Әлбәттә, минем тренерым юк, тик миңа кызым булыша. Каядыр хатаны табарга кирәк икән, Гүзәл күрсәтә.

Татарстанда сукырлар өчен нәрсә җитми?

Хәзер без сукырлар өчен барлык шартларны тудырырга тырышабыз. Беренчедән, барысы да кешенең үзеннән тора. Яшьләргә хәзер бернәрсә кирәкми.

Икенчедән, гаиләдән килгән тәрбия зур роль уйный. Ата-аналар балаларын дүрт бүлмә әчендә бикләп ятарга тиеш түгел. Балаларны кая да булса йөртергә кирәк. Үземнән чыгып әйтә алам: безгә бу мөмкинлекне бирделәр. Без кайларда гына катнашып, үзебезне күрсәтмәдек. Безгә бөтен нәрсә кызык иде. 

Ә хәзер күрмәүче балалар мәктәптә укыганда күренә дә, мәктәптән соң югала. Кемдер спорт белән шөгыльләнә, кемдер җырлый, кемдер инструментта уйный. Кайда алар хәзер? Алар нәрсә белән шөгыльләнә? Миңа яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Безнең спортчылар буыны булсын иде, ә алар хәзер юк диярлек. Соң башларга мөмкин булган спорт төрләре бар. Әйтик, шашка, армрестлинг, теннис. Әле менә эшемдә грант оттык һәм ике һөнәри өстәл булдырылды. Күптән түгел иганәчеләр теннис өстәле сатып алырга булышты. Шартлар тудырдык, килегез, зинһар, уйнагыз! Хәтта үз тәҗрибәләрен бирә алган өлкәннәр дә бар, ләкин өйрәнергә теләүче кеше юк.

Әңгәмәбездән соң спорт мастеры Йолдыз Гатауллина белән бер партия шашка уйнап алдык.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100