
Дәүләт Думасы депутатлары салым чигерүенең иң чик күләмен 150 меңнән 360 меңгә кадәр арттыру турында закон проектын Хөкүмәткә керткән. Бу хакта РИА Новости яза.
«Закон проекты социаль салым чигерүенең чик күләмен 150 меңнән 360 меңгә кадәр арттыруны күздә тота», – диелгән аңлатма язуында
Моннан тыш, закон проекты Россия Салым кодексының 219 нчы маддәсенең 2 нче өлешенә гражданнарның балалар ялына һәм аларны сәламәтләндерүгә чыгымнары буенча социаль түләүләрне күздә тоткан үзгәрешләр кертелә. Гамәлдәге законнар нигезендә, салым түләүче хәйриягә, укытуга, дәвалануга һәм медикаментлар сатып алуга, пенсия тупланмаларын формалаштыруга, физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләренә һ.б. чыгымнар буенча социаль салым тотып калуларга хокуклы, диелә хәбәрдә.
Депутатлар фикеренчә, закон проектын кабул итү гражданнарга бераз булса да керемен арттырырга, алар өчен сыйфатлы белем алуны, физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләрен, ял һәм балаларын сәламәтләндерүне оештыру хезмәтләрен үтемлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк, диелә хәбәрдә.