Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Буа Сабан туена соңга калган: «Көтә-көтә көтек булдык, бөтен халык катып бетте»

news_top_970_100
Салават Буа Сабан туена соңга калган:  «Көтә-көтә көтек булдык, бөтен халык катып бетте»
"Татар-информ" архивы

Быел Салават Фәтхетдинов Буа районы Сабан туенда һәм Менделеевск районы Бәзәкә авылы мәйданында җырлады. Әлбәттә инде, бәйрәм программасында эстрада артистлары чыгышының төгәл вакыты күрсәтелә. Бу турыда бәйрәмнең афишаларында да игълан ителә. Чөнки соңгы елларда, кызганычка, милли бәйрәмебезгә нәкъ менә концерт карыйм дип кенә килүчеләрнең саны күбәйде. 

Буа Сабан туена Салават килгән килүен, тик, аның шактый көттереп, хәтта ки соңгы калып килгән булуы ихтимал. Һәрхәлдә, «ВКонтакте» төркемендәге бер комментарий аша шулай дип фикер йөртеп була. Фәния Ваһапова-Измайлова исемле бер ханым турысын бәреп комментарий калдырган. Салаватның Сабантуйлардан видео посты янында ул:

«Сез килгәнне көтә-көтә көтек булдык. Бөтен халык катып бетте, икенче көнне ярты Буа халкы температура белән ятты», – дип язып куйган.

Ә сезнең район-авыл Сабантуйларында артистлар чыгышларын үз вакытында башладымы?

Фото: © https://m.vk.com/salavat.fathetdinov?from=groups

Видеода Салаватның Буадагы чыгышы. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 июнь 2023
    Исемсез
    Арттырып язмагыз Эле, кеше ышандырып. Тунсагыз кайтып китэргэ идегез. У природы нет плохой погоды, есть одежда не соответствующая погоде. Салаватны телевизордан да курсэтэлэр, икенче шуннан карагыз. Килгэн жырчыларыбыз матур концерт куйдылар, э Салават абый был на « десерт».
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100