Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават белән Гүзәлем балалар өчен ифтар үткәргән

news_top_970_100
Салават белән Гүзәлем балалар өчен ифтар үткәргән
Фото: Гүзәлемнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар балалар өчен Рамазан аена багышланган бәйрәм ясаган. Бәйрәм балаларның бәләкәй чактан ук бу айның изге булуын, матур булуын, бәрәкәтле булуын аңлап үссеннәр өчен оештырылган.

Иҗади гаилә бәйрәмгә кечкенә балалары булган туганнарын һәм гаилә дусларын чакырган. Анда Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева кызлары Зәйнәп белән, Гөлназ Гафурова белән кызы, Рамил Закиров гаиләсе, Салаватның энесе гаиләсе һ.б. бар.

Зал балалар өчен матур итеп бизәлгән, аларның яраткан ризыклары әзерләнгән. Видеоларда күренгәнчә, балалар белән аниматорлар уйнады, ай ясау буенча остаханә дә оештырылды. Гүзәлем балаларга һәм хатын-кызларга махсус бүләкләр дә өләште, мөнәҗәт тә әйтте.

Шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дә өстәл әзерләнгән иде.

«Бик матур узды, Әлһәмдүлилләһ. Балалар куанды, олыларга да ошады», – дип язган Гүзәлем, ифтардан фото һәм видеолар белән бүлешеп.

Гүзәлем дини альбом әзерләве һәм тере чыгышлар бары тик хатын-кыз аудиториясендә генә булачагын хәбәр иткән иде. Аның тормыш иптәше Салават Миңнеханов исә дини мәҗлесләрне шәригать буенча, җырларсыз алып баруга күчте.

Видеолар Гүзәлемнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100