Шагыйрь, махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәмнәр илтүче Рүзәл Минһаҗев кайгылы хәбәр җиткерә.
«Кайгы җиле тагын капка шакый! Якташыбыз, Мөслим районы Тугаш авылы егете Саттаров Радик Ислам улы махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булды. Якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз», – дип яза ул социаль челтәрдә.
Хәрбине бүген (21 гыйнварда) Тугаш авылы мәдәният йорты яныннан соңгы юлга озатканнар.
«Кайгыда бергә булыйк», – ди ул.