Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдиновны Ильмира Нәгыймовадан көнләшүдә гаеплиләр

news_top_970_100
Руслан Кираметдиновны Ильмира Нәгыймовадан көнләшүдә гаеплиләр
Александр Эшкинин

Руслан Кираметдинов «Бумер» киносы актерлары белән видеоны татарчалаштырган һәм «көн кадагына» туры китерергә тырышкан.

Видеода күренгәнчә, анда 2 төркем очраша.

Кем белән эшлисез? – дип сорый берсе.

Руслан белән…

Кираметдиновмы? Гафу итегез, Русланга сәлам.

Бу бит Русланның яңа командасы, әнә яңа клавишнигы.

Мине дә алмас микән, мин курайда уйный беләм.

Ильмира белән Маратка кирәк, ди. Аларда басып торырга да була. Шкаф кебек…

«Егетләр, юк инде, көлмәгез», – дип китеп бара эш сораучы.

Бу видео астына күпләр фикерләрен язып калдырган. «Көнчелектан тынычлана алмыйсың, балаларыгыз хакына акылга кил», – дигән комментарий калдырган берәү.

«Бу – юмор дип атала, көнчелек түгел… Юморны аңлый да белергә кирәк шул әле, монда көнчелек турында сүз бармый. Ильмирага ни язса да ярый, ә Русланга тын алырга да ярамый. Үзе беләдер, аны яшәргә һәм ни эшләргә икәнен дә өйрәтмәгез инде. Егылмадың, молодец, димисез, һаман аяк чалырга гына торасыз. Ул – акыллы егет. Үз гамәлләрен аңлап эшлидер»;

«Үзләрен әллә кемгә куялар да тотыналар өйрәтергә. Үзе беләдер, ул егет күпне күрде инде шул шәп хатын аркасында, аны өйрәтергә‍ кирәкми»;

«Бу – көнчелек түгел, мәгънәле клип булган, кунак ашы – кара-каршы гына. Русланыбыз балалары бар икәнен беркайчан да онытмый бит, яраткан әби-бабайларында еш була, дип яза күршеләре. Уңышлар сиңа, Руслан!!! Безнең күңелләргә кереп калган гадилегеңне, акыллылыгыңны, тәрбиялелегеңне, сабырлыгыңны беркайчан да югалтма! Яратабыз үзеңне», – кебек комментарийлар калдырган җырчының иҗатын яратучылар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 август 2023
    Исемсез
    МОЛОДЦЫ!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100