Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов хыянәт турында: «Мин аның аша үттем...»

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов хыянәт турында: «Мин аның аша үттем...»
социаль челтәрләр

Руслан Кираметдинов «Чаллы ТВ» телеканалында чыга торган «Ачыктан-ачык сөйләшү» тапшыруына кунак булып килгән.

Алып баручы Лилия Гатина, Сиринә Зәйнетдинова белән башкара торган «Хыянәт» җырына бәйләп, Русланга: «Хыянәтне кичерер идеңме?» – дип сорау биргән.

«Мин беркайчан да хыянәтне гафу итә алмас идем. Чөнки мин аның аша үттем. Ул гафу итә торган әйбер түгел. Андый әйбер белән яшәп булмый дип саныйм мин», – дип җавап кайтарган аңа Руслан.

Сүз уңаеннан, Русланны әлеге тапшыруның алып баручысы Лилия Гатина белән дә бик еш күрәләр. Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсенә дә Лилия белән төшкән фотоларын еш урнаштыра. Ә тамашачысы исә, Руслан белән Лилияне нәрсә бәйли икән, дип баш вата.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100