Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов үзе янында еш күренүче Лилия Гатина турындагы сорауга җавап бирде

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов үзе янында еш күренүче Лилия Гатина турындагы сорауга җавап бирде

«Интертат»ка бер бик матур фото килеп эләкте. Без аны сезгә дә күрсәтергә булдык. Җырчы Руслан Кираметдинов белән «Чаллы ТВ» алып баручысы Лилия Гатина пар килгәннәрме?

Руслан Кираметдинов соңгы арада тамашачысы каршына өр-яңа образда чыкты. Җырчы, имиджына брутальлек өстәп, сакал-мыек җибәрде, ябыгып, яшәреп тә китте.

Әлеге үзгәрешләр аның тормышындагы уңай күренешләр белән дә бәйле түгелме икән, дип, Лилия Гатинаның аның өчен кем булуын ачыкларга теләп, без Русланның үзенә шалтыраттык. Ләкин җырчы бу сорауга җавапны бик зур сер итеп саклый икән. «Теләсә нинди сорау бирегез, ул хакта гына сорамагыз», – дип җавап кайтарды ул.

Сүз уңаеннан, «озын колаклар» Руслан белән Лилияне бик еш бергә күрүләрен җиткерде. Руслан белән Лилияне дуслык җепләре генә бәйлиме икән, әллә инде…?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 апрель 2024
    Исемсез
    Куптэн вакыт инде Руслангада
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100