news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов элеккеге хатынына карата хисләре турында сорауга җавап биргән

news_top
Руслан Кираметдинов элеккеге хатынына карата хисләре турында сорауга җавап биргән
Фото: Видеодан скриншот

Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймованың гаилә тарихы социаль челтәрләрдә төрле тапшыруларда әле дә дәвам итә. Алар аерылышканга 4 елга якын вакыт узуга карамастан, сораулар гел шул хакта…

«ТМТВ»ның социаль челтәрдә Әбри Хәбриев алып бара торган «10 сорау» тапшыруында да Руслан Кираметдиновка «Ни өчен сез элеккеге хатыныгыз белән очрашудан качарга тырышасыз? Сезнең аңа карата хисләрегез калдымы?» дигән сорау әзерләгәннәр.

Мин беркем белән дә очрашудан курыкмыйм. Мин кешедән курыкмыйм, Аллаһ Тәгаләдән куркам. Беренчедән, мин качмыйм, әмма күрмәвем хәерлерәк.

Бернинди хис калмады. Хис бар иде, авыр булды. Ир кеше барыбер авыррак кичерә. Аерылышкан гаиләләр бар бит инде. Балалары юк яки баласы туган гына, әле ияләшмәгән, китәсең дә барасың.

Мин балаларны үстергән кеше – хастаханәгә, балалар бакчасына йөрттем, подгузникларын алыштырдым, төннәрен йокламыйча күтәреп йөрдем. Шуңа күрә мине шушы әйбердән мәхрүм иткәч, миңа нык авыр булды. Йоклап булмый иде, авыр, нидер җитмәгән кебек. Нинди хис калсын инде? Сине «чәйниләр» дә төкерәләр, аркаңа «пычак кадыйлар».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар