Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рөстәм берничә көн бозлы суда ярдәм көткән». Коега егылган егетне өч атнадан тапканнар

news_top_970_100

Түбән Новгородта канализация коесына егылып төшеп һәлак булган 18 яшьлек студент егет турында җинаять эшен судта тыңлый башладылар. Егет берничә тәүлек буена тирән коеда билдән бозлы су эчендә басып тора. Аның мәетен 3 атна узгач кына табалар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Хәзер Ленин районының элеккеге башлыгы Александр Кулагин һәм аның беренче урынбасары Максим Кулагов хөкем ителә. Нәкъ менә шул кешеләр бәхетсезлек очрагы булган территорияне карап торырга тиеш булган.

Мәрхүм егет Рөстәм Толибшоев исемле. Суд утырышына аның туганнары, анасы килгән.

Фаҗига 2022 елның декабрендә була. Рөстәмне 1 ай буена туганнары, волонтерлар, полиция эзли. Бу вакытта яшь егет мәете яртылаш су баскан кое төбендә ята.

«Тикшерүчеләр миңа шуны гына әйтте – ул чыгарга маташкан, өстеннән курткасын да салган», – ди Рөстәмнең анасы Елена.

Фаҗига көнендә Елена улын кич буе көтә, тик баласы кайтмый. Соңрак ачыкланганча, егет өйгә юлны кыскартмакчы була – тик кар астында кое булуын абайламый кала, егылып төшә. Бу тирәдә кеше йөрми, ул ярдәм сорап кычкырса да, аны беркем ишетмәгәндер.

«Биредә 3 метрдан тирәнрәк. Яртылаш су тулган. Аның күкрәгеннән су булгандыр. Аннан сикереп чыгып, шуышып булмый – баскыч юк», – дигән волонтерлар.

Егетне озак эзлиләр. Тикшерүчеләр, аны үтереп, мәетен яшергәннәрдер, дип тә фаразлый. Аннары волонтерлар маршрутны ачыклый – егетнең эзе заправка тирәсендә югала. Ләкин беренче көннәрдә заправкада видеоязмаларны карарга бирмиләр. Берничә атнадан тикшерүчеләр видеоны сорап ала, тик соң була инде.

«Ни кирәк, барысын да аларга күрсәттеләр, барысын да сөйләделәр. Ләкин алар күпердән барырга тиешле кешене эзләде. Бездә бер камера да күпергә карамый», – дигән заправка директоры.

Җирле администрация түрәләренә «ваемсызлык»та гаепләү белдерелде. Тикшерү версиясе буенча, аларга элеккеге базар территориясен төзекләндерергә кушылган. Бу йөкләмә шәһәр мэриясе фаҗигагә кадәр берничә ай алданрак биргән. Ләкин анда бер эш тә башкарылмаган. Кое ачык калган, һәм фаҗига килеп чыккан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100