Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең бер өлкәсендә йөкле мәктәп укучыларына 100 мең сум түләячәкләр

news_top_970_100

Орел өлкәсендә бала көткән мәктәп укучыларына 100 мең сум түләячәкләр. Бу хактагы указны 20 мартта өлкә губернаторы Андрей Клычков имзалаган, документ өлкә хөкүмәте сайтында басылып чыккан.

Бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум күләмендәге түләү хәзер йөклелек буенча исәпкә баскан мәктәп укучыларына да кагылачак. Башта бу түләүләр бары тик йөкле студент кызларга гына каралган иде, әлеге карар 2024 елның декабрендә кабул ителгән. Хәзер исә документка үзгәрешләр кертелгән.

«Гомуми белем бирү оешмаларында, һөнәри белем бирү оешмаларында, югары белем бирү оешмаларында көндезге бүлектә уку» формалары күрсәтелгән документта.

Моңа охшаш бер тапкыр бирелә торган түләүләрне быел башка төбәкләр дә кертте. Мәсәлән, Ульяновск өлкәсендә студентларга 200 мең сумга кадәр түләү каралган. Саратов, Волгоград, Владимир, Түбән Новгород өлкәләрендә дә бала көткән студентларга 100 мең сум каралган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 март 2025
    Исемсез
    Элек 12-13 яшьтән кызларны кияүгә бирәләр иде, дип әбинең сөйләгәне хәтеремдә. Шуңа әйләнеп кайтабыз инде алайса. 5нче-6нчы сыйныф кызлары акчага кызыгып, или бу акчага аларның әти-әниләре кызыгып куяр дип уйлыйлар микәнни. Бу проблеманы ничек хәл итәсен коммунист-губернатор Клычков ничек аңлата микән? Сталин исән булса, бик тиз аңлатыр иде дә бит. 9 сыйныф укытып, аттестат сыман документ бирерләр дә, бала табарга кушарлар, мөгаен. Күрәселәр бар икән әле. 15-16 яшьлек балалар әти-әнигә әйләнеп бетсә, уф аллам, башыма капты...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100