
Россиядә чипсыларны паспортны күрсәтеп кенә сатарга, ә продуктның үзенә товар бәясеннән 20 процент күләмендә акциз кертергә кирәк. Бу тәкъдим белән премьер-министры Михаил Мишустинга Роспотребнадзор каршындагы Иҗтимагый совет башлыны Олег Павлов мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Известия» газетасына сылтама белән «Лента.Ру» яза.
Ул аңлатканча, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2020 елда ук трансмайлары күп булган азык-төлекне (чипсылар да шуңа керә) куллануны тыярга яки киметергә тәкъдим иткән иде. 2023 елда оешма чипсыларны иң зыянлы ризыклар исемлегендә беренче урынга куйды.
Олег Павлов сүзләренчә, алдарак хөкүмәт шикәрле эчемлекләргә акциз кертте һәм гамбургерларга, сэндвичларга һәм башка шундый ризыкларга салымны арттырды.
Җәмәгать эшлеклесе фикеренчә, алкоголь һәм тәмәке очрагындагы кебек, бу популяр ризыкны рекламалауны, танытуны да чикләргә кирәк. Тәкъдим ителгән чаралар беренче чиратта, бу ризыкны куллануны киметәчәк, икенчедән, социаль программаларны тормышка ашыру өчен өстәмә акчалар алырга ярдәм итәчәк.
Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты башлыгы, медицина фәннәре кандидаты Сергей Леонов яшүсмерләргә чипсы сатуны тыюга каршы чыкты, бу ризыклар расланган иминлек нормативлары буенча эшләнгән, дип искәртте. Әгәр чипсылардан башласаң, алга таба мәсәлән, ысланган ризыкларны тыярга туры киләчәк, чөнки алар да зыянлы.