Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Родина-мать» һәйкәлен «кытыклаган» видео төшергән блогер мәҗбүри эшләргә хөкем ителде

news_top_970_100
«Родина-мать» һәйкәлен «кытыклаган» видео төшергән блогер мәҗбүри эшләргә хөкем ителде

2023 елның җәендә Самарада яшәүче 23 яшьлек блогер кыз Алена Агафонова Волгоградтагы «Родина-мать» һәйкәле янында видео төшерә. Анда ул һәйкәлнең күкрәген бармагы белән «кытыклый» һәм үчекләгән авазлар чыгара. Бу видеоны социаль челтәрләргә чыгаргач, аңа бик күп тәнкыйть сүзләре ява. «Нацизмны аклау» маддәсе белән җинаять эше кузгатылганда, кыз Шри-Ланкага китеп барган була.

Ул ярты елдан соң әйләнеп кайта һәм аны аэропортта ук кулга алалар. Ул «моның кимсетү икәнен аңламадым» дип аклана, әмма аның мәктәптә Бөек Ватан сугышы темасын үткәнен һәм «Родина-мать» һәйкәленең нәрсә икәнен белгәнен ачыклыйлар. Алена Агафонова гафу үтенгән видео чыгара. Ул гаебен тануын әйтә.

Прокуратура аны 10 айга колониягә җибәрүне сорый, әмма Волгоград суды, 10 айга төзәтү эшләре һәм 10 процент табышын дәүләткә бирергә, дигән хөкем чыгара.

Блогерны, суд карары законлы көченә кергәнче дип, иреккә чыгарганнар. Җәзасын үтәгәч, аңа 2 ел буена социаль челтәрләргә постлар урнаштыру тыелачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100