Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

РКБның баш табибы башка эшкә күчә

news_top_970_100

Рафаэль Шәвәлиев Татарстан Республикасы клиник хастаханәсенең баш табибы эшеннән китә. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га клиниканың матбугат хезмәтендә расладылар.

«Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстанның Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиевны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәме, бала табуда ярдәм итү һәм җәмәгать сәламәтлеге департаменты директоры вазыйфасына чакырды. Зур ышаныч күрсәтелде һәм җитәкчебез алдына җитди бурычлар куелды. Алда Россия Сәламәтлек саклау тармагы хакына эш күп», – дип сөйләделәр РКБ матбугат хезмәтендә.

Рафаэль Шәвәлиев Актаныш районы Пучы авылында туа. 1997 елда Казан дәүләт медицина университетын, 2002 елда ординатураны тәмамлый.

1997 елдан ул КДМАның Гомуми һәм ашыгыч хирургия кафедрасында табиб-интерн булып эшли. 1998 елдан – Менделеевск үзәк район хастаханәсендә табиб-хирург. 2000 елдан 2007 елга кадәр «онкология» белгечлеге буенча ординатураны тәмамлаганнан соң, ул Казанның «Горонкодиспансер»ында табиб-онколог булып эшли.

2007 елдан 2009 елга кадәр – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе. 2009 елдан – Казандагы сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы. 2010 елдан республика балалар клиник хастаханәсен җитәкли. 2018 елның апреленнән – Татарстанның Республика клиник хастаханәсе баш табибы.

Рафаэль Шәвәлиев киткәннән соң клиниканы кем җитәкләячәге турында соңрак билгеле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100