Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ризык өчен металл җыйганнар»: 13 ел гаражда бикләп тотылган «коллар» азат ителгән

news_top_970_100

Новокузнецкида ФСБ һәм Росгвардия хезмәткәрләре озак еллар җинаятьчеләр кулында булган кешеләрне азат иткән. Кол буларак тотылган әлеге кешеләр шәһәр чүплекләрендә металл җыйганнар, ә аларның бөтен хезмәте ризык белән түләнгән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы матбугат сәркатибе Ирина Волк. Бу турыда «LIFE» сайты яза.

Җинаятьчеләр бу кешеләрне гараж боксының подвалында тоткан. Анда 33 яшьтән 49 яшькә кадәрге 8 кеше булган. Аларның икесе хәбәрсез югалган дип саналган һәм туганнары гаризалары буенча эзләүдә булган.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 3 шикләнелүче кулга алынган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 2012 елдан 2025 елга кадәр алар кол итеп тоткан кешеләрне шәһәр чүплекләренә металл җыярга җибәргән. Башта андый «эшчеләр» аларда 9 булган, 1 хатын качып китә алган, диелә.

«Тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 127 нче маддәсенең икенче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартлары ачыклана», – диелгән хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100