Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин бәбиен күрер өчен 430 чакрым юл узып кайткан

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин бәбиен күрер өчен 430 чакрым юл узып кайткан
Фото: © социаль челтәрдән

Җырчы Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуриналарның әти-әни булулары турында хәбәр иткән идек. Сабый әтисе Башкортстан якларында гастрольләрдә булган вакытта дөньяга килде. Бәби туу турындагы хәбәр булу белән, Ришат төнлә 430 чакрым ара узып, ашкынып, Казанга кайткан. Бу хакта аның сеңлесе Айгөл Бәдретдинова сөйли. Айгөл үзе дә төне буе Алия белән бәби янында булган.

«Кичә кичке 11дә Алия янына килгән идем. Менә әле яңа гына өйгә кайтып барам. Бәбине күрдем. Ой, без кичә шундый еладык. Аллаһка мең шөкер. Ришат абый шунда ук кайтып җитте. 430 чакрым ара узды. Миңа калса, очып кайткандыр», – дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100