Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин Алия белән улын өйгә алып кайткан – видео

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин Алия белән улын өйгә алып кайткан – видео
Фото: Ришат Төхвәтуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Алия Төхвәтуллинаның, бала тапкач, социаль челтәрдәге аккаунтын япканнар иде. Ул ике куанычы турында берьюлы хәбәр итте. Аның аккаунты яңадан эшли башлаган, һәм бүген ул улы белән өйгә чыгарга әзерләнә. Яшь әни шундый зур вакыйга өчен көннең кояшлы булуына куануы, кәефе шәп булуы турында хәбәр итте.

Соңрак Алия Карачурина-Төхвәтуллина улы белән хастаханәдән чыкты. Аларны каршы алырга яшь әти, әби-бабайлар, күпсанлы туганнары, нәни Сәидә дә килгән. Ришат сеңлесенең кызын нәни улы белән таныштырды.

«Җентекләп, тынычлап карыйсы килә, яратып. Бер тавышы да чыкмый бит аның», – ди Ришат кулындагы улын кочып.

Ришат социаль челтәрдәге сәхифәсендә «без өйгә кайтабыз, без хәзер өчәү» дип хәбәр иткән. Бәхетле гаилә өйләренә кайтып җиткән. Алия, өйдәге алтынсу шарларны күрсәтеп, «өйдә матур» дип тә язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100