Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллинның яшь хатыны зарлана: «Син аның белән акчасы өчен генә яшисең, диләр»

news_top_970_100
Ринат Рахматуллинның яшь хатыны зарлана: «Син аның белән акчасы өчен генә яшисең, диләр»
социаль челтәрләр

Ринат Рахматуллинның яшь хатыны Динара хейтерлар һөҗүменә зарланган. Динараны үзеннән 26 яшькә өлкәнрәк Ринат Рахматуллин белән акчасы һәм популярлыгына кызыгып кына яши дип уйлаучылар күп, һәм алар бу турыда аның үзенә язудан да тайчынмыйлар.

«Син аның белән акчасы өчен генә яшисең», «Күренеп тора бит, гел ул түли» кебек комментарийлар гел килеп тора. Яхшы, әйдәгез, әлеге темага фикерлик.

Ни өчен кешеләрне бу тема шулхәтле борчый икән? Әгәр дә бу дөрес булса да, шуннан ни?

Хәзер акчасыз яшәү кемгә рәхәт? Кибеткә ипигә генә чыгып керсәң дә, 1 мең сумнан да ким акча китми. Әйдәгез, таныйк инде, акча – тормышыбызның бик мөһим өлеше.

Ә хәзер фактларга күчик:

Барлык әйберләремне дә мин үзем түләп алам. Ринат белән кая да булса барсак, ул түли. Моның нинди сәерлеге бар? Ир-атның янәшәсендәге хатын-кызны кайгыртуы – минем өчен нормаль күренеш.

Тагын, беләсезме, нәрсә кызык? Ринатның авыр вакытлары булды, ул колониядә утырды. Ул чакта Ринат беркемгә кирәк түгел иде. Киресенчә, аның шулай түбән төшүенә шатланучылар бихисап булды. Ә хәзер, барысы да җайланып килгәндә, безнең бәхетле икәнне күреп, кешеләрнең эчләре яна.

Моңа сез нәрсә әйтерсез?» – дип сораган Динара язылучыларыннан.

Динара «Интертат»ка әңгәмәдә дә: «Мин Ринатның тормышына иң авыр вакытында килеп кердем», – дип сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100