Татарстан Республикасы клиник хастаханәсе баш табибы вазыйфаларын башкаручы итеп Айдар Баһаветдинов билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, элеккеге баш табиб Рафаэль Шәвәлиев Мәскәүгә эшкә күчә. РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко аны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәме, бала табуда ярдәм итү һәм җәмәгать сәламәтлеге департаменты директоры вазифасына чакырды.
«Безнең җитәкчебезгә зур ышаныч һәм җитди бурычлар куелды. Алда Россия Сәламәтлек саклау тармагы хакына эш күп», – дип сөйләделәр Республикасы клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.
Айдар Баһаветдинов 2015-2018 елларда Иннополис медицина үзәген җитәкләде. 2018 елдан Республика клиник хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары вазыйфасында эшләде.