Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәшит Минһаҗев: «Зур ялгышлык булды, хәзер елап йөрергә түгел, хатаны төзәтергә кирәк»

«Интертат»ның «ВКонтакте» аккаунтында туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы - танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Минһаҗев. Әңгәмә татар матбугаты, цензура, әби-бабайларның оныкларын тәрбияләү турында булды.

news_top_970_100
Рәшит Минһаҗев: «Зур ялгышлык булды, хәзер елап йөрергә түгел, хатаны төзәтергә кирәк»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Сез журналистика өлкәсендә 40 еллап эшлисез. Сезне күбрәк милләт, дин турында язучы журналист буларак беләбез. Бу һөнәрне ни өчен сайлавыгызны сөйләп китегез әле.

Мөслимдә безнең күршеләр журналистлар иде. Сул як күрше Алмаз абый Хәйруллин, каршыда яшәүче күрше Илдар Закиров. Безнең яктан журналистлар байтак чыккан. Күрәсең, безнең суда нәрсәдер бардыр, журналистлар үстерә торган.

Сез эшли башлаган еллардагы журналистика хәзерге журналистикадан кайсы яклары белән аерыла? Кайсы вакытта эшләү рәхәтрәк иде?

Һәр чорның үз рәхәт вакыты бар инде аның. Әйтик, «Социаль Татарстан»да эшли башлаган вакытта бүлек мөдиренә кертеп бирәсең язманы, ул анда берәр атна ята. Аннан ул аны укып җаваплы сәркатипкә кертеп бирә, анда тагын 1-2 атна ятарга мөмкин. Шуңа, язмам кайчан чыгар, дип көтәсең-көтәсең... Ә мисал өчен, хәзер «Ватаным Татарстан»да бүген язасың, ул иртәгә чыга. Бәлки, хәзер журналистлар да азайгандыр. Элек әле без шимбә көнне дә эшли идек. Атнага 6 мәртәбә гәҗит чыгара идек. Хәзер инде бик ашыгыч: бардың, кайттың, язып бирәсең дә, тиз арада материал басылып та чыга. Көндәлек гәҗит ул мәгълүматны оператив бирергә тиеш.

Ә «Мәдәни җомга» газетасында тарих һәм мәдәнияткә бәйле язмалар, алар ашыгыч түгел, шуңа күрә алар 1 атнадан да, 2 атнадан да чыга ала.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Түрәләр йөгереп каршы алалар иде, хәзер кабул да итмәскә мөмкиннәр»

Сез «Социалистик Татарстан» чорында да эшләгәнсез. Ул вакытта цензура бар иде, диләр. Ул вакытта сез нинди темаларга яза идегез? Цензура бар идеме? Ничек иде ул?

Чыкмый калган материаллар булмады, дип әйтә алмыйм, бар иде инде. Цензор бит ул – уң як һәм сул як фәрештә кебек, беренче чиратта, үзеңдә утыра.

Ул вакытта тәнкыйди язмаң басылып чыга икән, чара күрмичә калмыйлар иде.

Журналист килсә, каршы йөгереп килеп, каршы алалар иде. Элек кайсы да булса районга барган чакта, син журналист буларак, Беренче секретарьга күренеп чыгарга тиеш идең. Әле мин хәтерлим, «АзнакайНефть»тә сайлау уздырдылар. Беренче мәртәбә җитәкче сайлап куялар. Мин килеп төштем. Ул вакытта Шәфәгать Таһаветдинов Лениногорск шәһәр комитетының Беренче секретаре иде. Мин төшүгә, ул минем янга чыгып күрешкән иде. Ә хәзер сине район башлыгы кабул итмәскә дә мөмкин, кертмәскә дә мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бераз заманалар үзгәрә башлагач, Минзәләгә бардым. Минзәләнең башлыгы ул вакытта кабул да итмәде. «Мин беләм аны» дип әйткән дә, шул сүзләрне миңа җиткезделәр. Мине каян белә ул, аңламадым. Бәлки, ул мине тәнкыйть белән килгәндер дип кабул иткәндер. Мин, әлбәттә, язасы темамны барып яздым, әмма, килгәч, район җитәкчелеге белән күрешеп чыгыйм дип, элеккеге гадәт буенча кергән идем. Аның мине кабул да итәсе килмәде.

Сез Чирмешәндә район газетасында да эшләгәнсез. Район журналистлары ничек эшлиләр?

Район җирендә, кызганыч, тема табуы кыен инде. Район җирендә бер кеше турында әллә ничә тапкыр да язарга мөмкин. Мин Чирмешәндә эшләгәндә, әле журналистикада беренче адымнарымны гына ясаучы журналист идем. Яңа эшли башлаучыларга районда авыррак инде тема табарга. Әллә ничә ел эшләүчеләрнең танышлары да күп була, тәҗрибәсе дә ярдәм итә.

Сез язган тәнкыйди материалларның нәтиҗәсе булганы бармы? Сезгә янаганнары бармы?

– Янаганнары бар дип әйтә алмыйм. Әмма кызып шалтыратканнары булды. Мине алай гына куркытып булмый. Бөтен әйбердән дә курыксаң, бу дөньяда яшәп тә торасы түгел. Әлбәттә, син язасың икән, синең дәлилләрең булырга да тиеш. Әлбәттә, «судка бирәбез» дисәләр, ул дәлилләрнең күпмедер өлеше әле «кесәңдә» дә калырга тиеш. Әлбәттә, тәнкыйть «башка сугам, үтерәм, бетерәм» дип язылырга да тиеш түгел.

Журналистлар белән блогерларның аермасы нәрсәдә? Журналист ул ике якны да – тәнкыйтьләнгән якны да, аңа каршы якны да тыңларга тиеш.

Бервакытны Аксубай районы Иске Бай авылыннан 2 күршенең 70 см җир бүлешүе турында хат килде. Мин шулар турында барып яздым. Әле аның шунысы кызык һәм гаҗәп: бүлешеп яткан бер як – мулла. Мулла кеше, югыйсә, авыл кешесенә – үрнәк. Ул гыйбрәт өчен булса да, талашмый гына бу җирне күршесенә бирергә тиеш иде, хаклы булса да. Әмма ул, үз принципларына тугрылыклы булам дип, каршы тора иде. Әмма мин җиңел юл таптым. Безнең баш казый ул вакытта Габделхак хәзрәт Саматов иде. Мин кайттым да хәзрәткә сөйләдем, ул ачык хат язды, муллага авыл халкына үрнәк күрсәтергә кушты. Мин бу хатны язмама өстәдем. Шул рәвешле, мәсьәләне җиңеләйтте.

Сез милләт, дин турында бик күп язасыз. Безнең дин, мәчетләр татар телен саклый, алар һәрвакыт янәшә, дибез. Ләкин соңгы елларда мәчетләрдә вәгазьләр еш кына рус телендә алып барыла. Бу очракта киресенчә дә килеп чыга кебек. Сезнең моңа карашыгыз?

– Сеңлем, хәзер тәнкыйть үзегезгә эләгә. Соңгы вакытта мөфтинең карары булды: һәр мәчеттә җомга вәгазе татарча булырга тиеш, азактан гына 5 минут русча мәгънәсен бирә ала. Мин менә «Әниләр» мәчетенә йөрим. Анда азактан гына русча мәгънәсен әйтеп куялар. Хәзер Татарстанда җомга намазлары татарча гына булырга тиеш. Ә кайдадыр бу карарның бозылганын ишетсәгез, Диния нәзарәтенә шикаять бирергә була.

«Кайбер «диваналар», баласының ипотекасын түлисе бар дип, икешәр урында эшли»

Сез бер әңгәмәгездә, унар ел дини курсларга йөргән әбиләр өйләрендә оныклар тәрбияләү белән мәшгуль булсалар, яхшырак булыр иде, дип әйткән идегез. Моны сез татар теленең киләчәге өчен борчылып әйттегезме? Шул әби-бабайларның оныклары еш кына татарча белми бит.

Мин бу фикерне Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшиннан кабатлаган идем. Ул бит боларны күреп, белеп тора, чөнки бу хәлләр аның күз алдында. Бер караганда мин Рәфыйк абый белән килешәм дә, килешмим дә. Әгәр 3-4 буын бергә бер өйдә яшәсә, әби-бабай карарга тиеш инде. Бергә яшәгәч, син үзеңнең яшәешең белән үрнәк буласың. Әмма әбиләрнең, бабайларның үз тормышлары, үз язмышлары да бар. Бигрәк тә мәктәптә укыган вакытта баланы әби-бабайларына илтеп тапшыралар да үзләре эштә йөриләр.

Әгәр син бала тапкансың икән, баланы да үзең тәрбияләргә тиеш. Әби-бабай ул бала караучы түгел. Аның үз тормышы. Башта ул мәдрәсәдә укырга тели, аннан Ислам университетына кереп укырга тели, икән – укысын. Чөнки аның һаман яшисе килә, белем аласы килә, башкалар белән аралашасы килә.

Яшәеш бит ул башта бала үстердең, аннан оныкларны үстердең түгел. Кайбер өлкәннәр башта балаларына ипотека түләшә, аннан оныкларына ипотека түләшә. Кайбер «диваналар», баласының ипотекасын түлисе бар дип, 1 урында түгел, 2 урында эшли. Син бит инде эшлисен эшләгәнсең, инде аяк бөкләп намазда гына утыр, дип әйтмим. Театрына да бар, концертына да бар, чаңгы да шу. Үз көнеңне үзең күр. Японнарны, пенсияләргә чыккач, төрле илләргә сәяхәтләргә йөриләр, дип мактыйлар. Сәяхәткә йөрмәсәң дә, авылыңа кайтып кил, дачаң булса, анда барырга була.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүгенге татар матбугатын еш кына тәнкыйтьлиләр, саллы язмалар аз, диләр. Бүгенге татар матбугатын ничек бәялисез?

Һава торышына карап дигәндәй, илдәге «һава торышы» нинди икән, ул шуңа карап та билгеләнә. Кемдер, кискен сәяси язмалар юк, дип әйтә икән, хәзер замана таләпләре дә кырысланды. Заманга карап яшәргә кирәк. Сүзең көмеш булса, дәшми торуың – алтын. Шуңа күрә бөтен әйберне дә кычкырып йөреп тә булмый. Әгәр синең радикаль, кискен фикерләрең бар икән, булсын. Үзеңдә калдыр. Хәзер җаваплылык та кырысланды. Шуңа күрә сүзеңне чамалап әйтергә туры килә.

«Безнең мәктәпләрдә татар мәгариф системасы юк»

Бүгенге көндә сезне нәрсәләр борчый? Татар халкы өчен иң авыр мәсьәлә нинди? Кайсы юнәлештә татар хәрәкәт итәргә тиеш?

Беренче чиратта, мине катнаш никахлар бик борчый. Мәсәлән, Төркиядә ир башка милләт кешесенә өйләнә икән, анда проблема юк, чөнка бала барыбер төрек була. Баласы аның барыбер төрек балалар бакчасына йөри, төрек телендә укый. Барыбер төрек булып үсә.

Без мөстәкыйль дәүләт түгел. Дәүләт тоткан халыкның телен өйрәнергә тиешбез. Бу инде табигый. Шул ук вакытта без үзебезнең туган телебезне дә белергә тиеш, милләтебезне белергә тиеш, әби-бабаларыбызны белергә тиеш. Милләтне саклау өчен, кеше, беренче чиратта, үзенең шәҗәрәсен, 10 буын әби-бабаларын белергә тиеш, туган телен яхшы белергә тиеш.

Нәкый Исәнбәт туплаган 3 томлык «Татар халык мәкальләре» бар. Ул – безнең байлык. Татар халкының педагогикасы шунда ята. Ә безнең мәктәпләргә карасак, ул бит татар мәгариф системасы түгел. Дәүләт кулына күчү белән, татар мәгариф системасы җимерелде. Революциягә хәтле татар халкы үзе тоткан мәгариф системасын. Мәктәпләрне тоткан өчен үзе түләгән, укытучыларга үзе түләгән. Мәчет салса да, имамга үзе түләгән. Хәзер дә саклап калып була.

Татар университеты турында күпме хыяллансак та, тормышка ашыра алмадык. Шулай да Россиядә ике хосусый университет бар, яһүдләрнеке. Алар университет тота ала икән, ник без булдыра алмыйбыз?

Без «татар тугач, яһүд елаган» дип мактанып йөрибез. Ә университетыбызны булдыра алмадык! Олигархларыбыз, миллионерларыбыз бар. Алар, җыелып, милли университет ясый алмыйлармы? Моңа зкаон мөмкинлек бирә.

«Казанда педуниверситетны бетерү – зур ялгышлык»

Мари, Чувашстан, якын-тирәдәгеләр педуниверситетларын саклап кала алдылар. Казанда педуниверситетны бетерү – ул зур ялгышлык булды. Кызганыч. Әмма хәзер елап йөрергә түгел. Миңа калса, кабат тергезергә кирәк. Укытучыны университетта аерым әзерләргә кирәк, педуниверситет ул аерым булырга тиеш. Шуңа күрә әле хатаны төзәтергә соң түгел. Хатаны төзәтергә беркайчан да соң түгел. Хата ясау – бер хәл. Әмма хатаны танып, төзәтү – ул батырлык була. Моны җитәкчеләребез аңласыннар иде, төзәтсеннәр иде. Бу да милли үзаңны, тарихи үзаңны кайтаруда бер адым булыр иде. Үзенең милли үзаңын саклаган кеше ул югалып калмый, милләтне дә саклый.

Сез бик күп еллар «Ватаным Татарстан» газетасында эшләдегез. Бераз вакыт «Гаилә һәм мәктәп» журналында да эшләдегез. Хәзер «Мәдәни җомга»да эшлисез. Озак еллар буе басма матбугатта хезмәт итүче буларак кәгазь газеталарның, кәгазь журналларның киләчәген ничек күзаллыйсыз? «Бетәчәк» дип әйтәләр дә, «бетми барыбер» дип тә әйтәләр. Сез үзегез ничек уйлыйсыз?

Аны гел мисал итеп китерәләр. Радио барлыкка килгәч, газеталар бетә икән, диделәр. Телевидение барлыкка килгәч, радио бетә икән, диләр. Һәрнәрсәнең үз урыны бар.

Безгә, Германиягә баргач, һәр кварталның үзенең аерым газетасы чыга, дип сөйләгәннәр иде. Газета чыгаруның төрле юллары бар.

Хәзерга вакытта Татарстанда хосусый газеталарда иң зур тираж. «Акчарлак», «Ирек мәйданы» һ.б. Алар бит үз тиражларын саклыйлар. Син укучы мәнфәгатен тотып алып, ул теләгәнне язасың икән, кызыксындырасың икән, газеталарны саклап була. Әлбәттә, артистлар тормышы һәм гайбәт язу белән генә түгел инде.

Төркиядә «Заман» дигән газета бар иде. Газетаны үзе бастыра, үзе сата. Анда иртәнге һәм кичке чыгарылыш бар иде, чөнки кичке чыгарылышта синең иртәнге яңалыкларың искергән була. Аның тиражы 10-15 ел элек кенә 1 миллионнан артык иде. Хәзер бармы шундый бер миллион тиражлы газета?! Бу идеологияләр үзгәрмәгән булса, ул һаман да сакланган булыр иде. Газета атнага 7 көн чыга. Һәр гәҗитнең кушымталары бар иде: мәктәп яшендә балалар өчен, спорт турында, югары класс укучылары өчен имтихан бирү турында. Бу – журнал кебек иде.

Хәзер без «почта начар эшли» дип зарланабыз. Тәнкыйтьләп бетереп булмый инде. Әмма шушы «Заман» газетасы үзе тарату белән шөгыльләнә иде. Теләгәндә, аның мисаллары һәм үрнәкләре бар. «Заман» газетасы үрнәгендә бездә дә шуны оештырырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100