Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамилә Хәйретдинова: «Рамазан үзеңне күрсәтеп, төрле-төрле образлар сайлап йөрү ае түгел»

news_top_970_100
Рамилә Хәйретдинова: «Рамазан үзеңне күрсәтеп, төрле-төрле образлар сайлап йөрү ае түгел»
Фото социаль челтәрдән алынды

Соңгы елларда ныгытып дин юлына кереп киткән җырчы Рамилә Хәйретдинова ни өчен бүген Республикакүләм ифтарга бармаячагын сөйләде. Артист «фэшн-ифтар», «бизнес-ифтар» кебек башка халык күп җыела торган мәҗлесләрдән дә баш тарткан икән.

Ифтарлар турында үз фикеремне белдерәсем килә. Республикакүләм ифтарга 2 билетыбыз бар иде. Эштән бирделәр. Мин үземнекен – апага, Рамил – җизнигә бирде. Мин бармыйм, барасым килми. Анда йөрергә бернинди теләгем дә юк.

«Фэшн-ифтар»га да чакырулы идем, анда да, «бизнес-ифтар»га да бармадым. Тагын бик күп төрле дөньви ифтарларга чакырулы идем. Берсенә дә бармадым! Чөнки рамазан аена мөнәсәбәтем башкача. Рамазан ае болай да 30 көн генә. Бик аз вакыт бирелгән безнең өчен. Минем өчен ул – намазлар, Коръән, зикерләр, Тәравих намазлары укып, ничектер файда китерү. Үз-үзеңне күрсәтеп, күлмәкләр киеп, төрле-төрле образлар сайлап, «мин ураза тотам, мин килдем ифтарга» дип мактанып йөрү ае түгел, минемчә.

Мин инде берничә ел шундый фикердә. Мондый әйберне, гомумән, аңламыйм. Ләкин һәркемнең үз фикере. Мин беркемне дә тәнкыйтьләмим, бик матур ифтарлар үтә. Минем дусларым йөри, апам бара, мәсәлән. Үткәрәләр икән, афәриннән башка сүз юк», – дигән Рамилә.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 20 март 2025
    Исемсез
    Татар халкы һаман мәжүсилектән ерак китәлмәгән әле.
  • 20 март 2025
    Исемсез
    Афәрин!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100