Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамазан-2024: Уразаны кем тотарга тиеш, нигә үпкәләргә ярамый – еш сорауларга җаваплар

Татарстан Диния нәзарәтендә Рамазан аен үткәрү тәртипләренә багышланган матбугат очрашуы булды. «Интертат» Рамазан аена кагылышлы иң еш бирелә торган сорауларга җавапларны һәм матбугат очрашуында яңгыраган фикерләрне туплады. Материал Татарстан Диния нәзарәте тәкъдим иткән мәгълүматка таянып әзерләнде.

news_top_970_100
Рамазан-2024: Уразаны кем тотарга тиеш, нигә үпкәләргә ярамый – еш сорауларга җаваплар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Уразаны кемнәр тотарга тиеш?

– Ислам күзлегеннән караганда, балигъ булуга ирешкән мөселман (егет һәм кыз) аек акылда булса һәм мөселманнар булса, алар ураза тотарга тиеш, – диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые (шәригать хөкемдары) Булат Мөбәрәков.

Уразаны тотар өчен нишләргә?

– Ният кылырга. Кеше ниятне һәр көнне кылырга тиеш, ниятне айга бер тапкыр кылу җитми. Таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып тору зарур. Календарьдә «сәхәр тәмам» дигән вакыт – таң ату дигәнне аңлата. Бу вакытка ашап бетерергә кирәк. Әгәр кеше бер генә минутка булса да әлеге вакыттан соңга калса, аның уразасы кабул булмый. Кояш батып, ахшам намазы кергәч, ифтар вакыты керә. Бу вакытта ашарга, эчәргә рөхсәт ителә, – диде Булат Мөбәрәков.

Рамазан ае кайчан башлана?

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров әлеге очрашуда Рамазан аеның үзенчәлекләре турында сөйләде.

– Рамазан – Раббыбыз Аллаһтан дога кылып сорый торган ай. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, 10 мартта кояш баю белән Рамазан ае керә. 11 март – уразаның тәүге көне. Сәхәрне тәмамлап, кояш баеганчыга кадәр ризыктан, якынлык кылудан ерагаербыз. Шулай итеп, көннәребезне матурлык, яхшылык, изгелек белән үткәрербез. Ифтарларыбызны түземсезлек белән көтеп, Раббыбыз Аллаһның рәхмәтенә омтылырбыз, өметләнербез, ИншәәАллаһ.

Уразаның төп асылы – ашказаннарны гына бушату түгел. Уразаның тормышыбызга, иң мөһиме – йөрәкләребезгә тәэсире булса иде. Рамазанның һавасы да башка, бу – бик зур мөмкинлек, форсат ае. Бу тормышыбызда тырышлыкларыбыз, ниятләребез, омтылышларыбыз көчле булса иде. Кадер кичәләре – бу безгә бирелгән мөмкинлек, форсат. Гыйбадәтләрне күркәмлек белән үткәрергә насыйп булсын. Рамазан аенда бик күп изгелекләр кылына. Татарстанда һәм шәһәрләребез буенча бик күп ифтар мәҗлесләре, кардәшләребезгә ифтар табыннары оештырыла. Казанда да 50гә якын мәчеттә ифтар мәҗлесләре булачак, – диде ул.

Рамазан аенда ураза ничә көн тотыла?

– Быел Рамазан ае 30 көннән гыйбарәт, – дип дәвам итте Равил хәзрәт Зөфәров. – 8 апрельдә соңгы тәравих намазын укыйбыз. 9 апрель – уразаның соңгы көне. 10 апрельдә – Рамазан гаете.

Быел Рамазан ае башка Рамазан айларына караганда тагын да гүзәлрәк булса иде. Вакыт бик тиз уза, Аллаһ Раббыбыз бу Рамазанны күркәмлек, хәерлелек белән үткәрергә насыйп кылса иде. Изгелек, яхшылык белән, бер-беребезгә карата җылы мөнәсәбәтләрдә, игелекләргә омтылып, калебләребезне төзәтә торган уразалардан булса иде. Аллаһы Раббыбыз ошбу ураза сәбәпле, хата-кимчелекләребезне гафу итсә иде.

Беренче тәравих намазы кайчан укыла?

Беренче тәравих намазы 2024 елның 10 мартында ястү намазыннан соң укыла, соңгысы – 8 апрельдә. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп укыла.

Тәравих намазын ничә рәкагать укысаң, яхшы?

– Тәравих намазы 10 мартта ястү намазыннан соң укыла. Хәнәфи мәзхәбе буенча, ул 20 рәкагәть укыла. Тәравих намазын ир кешегә җәмәгать белән укырга өстенлекле. Хатын-кызлар өчен, әгәр фетнә вакыты түгел икән, мәчеткә барырга мөмкин. Ләкин өендә укый икән, хатын-кыз өчен йортында уку өстенлекле, – диде Булат Мөбәрәков.

– Тәравих намазын 20 рәкагәть итеп уку – Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.в.г.) заманыннан бирле килә. Кемдер исәнлеге сәбәпле, тәравих намазын 8 рәкагатьтән арттыра алмый икән, шулай укырга мәҗбүр икән, Аллаһы Тәгалә рәхмәтен әйләсен. 20 рәкагать намаз уку – бик саваплы, бик әҗерле. «Кем дә кем Раббысына иман белән, әҗерен-савабын өмет иткән хәлдә Рамазанны үткәрә икән, тәравих намазлары белән Раббысы Аллаһ аның хата-кимчелекләрен гафу кыла, ярлыкый», – дип, хәдистә әйтә Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г.в.) Бөтен имамнар моны аңлый, элек-электән килгән намаз уку рәвешләрен кулланып, халыкны тәрбияләп, мәчетләрдә Рамазанны үткәрәләр, – диде Равил хәзрәт Зөфәров.

«Дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар» календарендә билгеләнгән Кадер кичәсе датасы дөреслеккә туры киләме?

Кадер кичәсен Рамазан аеның соңгы 10 көнендә эзләргә кирәк, диләр. Әмма «Дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар» календарендә ул языла. Ни өчен? – дип сорау бирде «Шәһри Казан» газетасы журналисты Дилбәр Гарифуллина.

– Ул риваять, хәдисләргә таянып билгеләнә. Анда 27нче кичәгә туры килүе турында әйтелә. Ләкин бу – безнең өчен Кадер кичәсен эзләмәү өчен сәбәп була алмый, чөнки без һәр кичәнең дәрәҗәсен, кыйммәтен белсен өчен, һәр кичәдә гыйбадәт кылсын өчен, Аллаһы Тәгалә Кадер кичәсен яшереп куйган. Эзләргә, димәк, һәр кичәнең кадерен, кыйммәтен белергә кирәк, дигән сүз, – дип җавап бирде Булат Мөбәрәков.

Мөселманнар Ураза гаетен кайчан бәйрәм итәчәк?

Ураза бәйрәме быел 2024 елның 10 апреленә туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк.

Фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят нисабы күләмнәре нинди?

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые (шәригать хөкемдары) Булат Мөбәрәков фитр, зәкят һәм фидия күләмен әйтте.

– Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары белән, фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме43 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1 мең сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлеге булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде. Бу сумма – түли алганнар өчен. Түли алмаганнар сабыр итеп тора һәм Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенә.

Иң хәерлесе – фитр сәдакасын Рамазан аенда бирү. Ул гает намазына кадәр бирелеп бетәргә тиеш. Әгәр шунда кадәр бирелмәгән булса, кеше өстендә мәҗбүри булып кала. Акча «Зәкят» фондына тапшырылганнан соң, фитр сәдакасы түләнгән булып санала. Аннан соң әлеге фонд акчаны мохтаҗларга тапшыра. Фитр сәдакасын бирү мәҗбүри, чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шулай кушкан.

Фитр сәдакасы – Рамазан аенда эшләгән кимчелекләребез өчен бирелә торган сәдака. Мәсәлән, уразаны тотабыз икән, ләкин кешенең кимчелекләре булмыйча калмый. Кайбер вакытта кирәкмәгән сүзләрне әйтергә яисә намазга торырга йоклап калырга мөмкинбез һ.б. Фитр сәдакасы әлеге кимчелекләрне каплый.

Зәкят Рамазан аенда гына бирелә торган сәдака түгел. Зәкят башка вакытта да бирелә. Күпчелек вакытта мөселманнар аны Рамазан аенда түләргә гадәтләнгән, чөнки Рамазанда эшләгән хәерле гамәлләребезнең дәрәҗәсе күбрәк була. Зәкятны байлар фәкыйрьләргә тапшыра.

Фидия – сәдака түгел. Әгәр берәр сәбәп белән, мәсәлән, авыру сәбәпле, ураза тота алмасаң, фидия бирелә, дибез. Ләкин бер шарты бар: киләчәктә дә ураза тота алмасаң – шул вакытта гына түләнә. Әгәр киләчәктә ураза тота алачаксың икән, ураза тота алмаган көннәрне тотып бетерергә кирәк була, – диде ул.

Мәчетләрдә оештырылган ифтарга эләгә алмасаң – үпкәләмәскә

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Рамазан аенда оештырылачак төрле мәчетләрдәге ифтарларга эләгә алмаучы кешеләргә үпкәләмәскә киңәш итте.

– Ел саен без ифтарлар уздырыла торган мәчетләр исемлеген тәкъдим итәбез. Ләкин безгә кайчак үпкәләп, шикаятьләр белән шалтыраталар: «Без бардык, анда кертмиләр», – диләр. Бу хәл булмасын өчен, алдан язылып барырга киңәш ителә, – диде Татарстан Мөфтие ярдәмчесе, матбугат җитәкчесе Резеда Закирова.

Равил хәзрәт Зөфәров әйтүенчә, Рамазан аенда кемне дә булса үпкәләтергә, кемгә дә булса үпкәләргә ярамый.

– Аллаһы Тәгалә кешене сыный. Сабыр булырга кирәк. Көнең ураза тотып узды, кояш батты. Ураза тотканда үзеңне тәртипле тотып, авыз ачканнан соң сабырсызланып, үзеңне тискәре рәвештә күрсәтәсең икән, сорап тормыйча, ифтар үткәрелә торган урынга барып, урын җитмичә, башка урыннарга барып, урын таба алмыйча, сөйләнеп йөрү бер дә матур булмас. Туй гаепсез булмый, ди татар халкы.

Хәзрәтләргә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, чөнки мәчетләрдәге ифтарларга меңәрләгән кеше килә. Һәрберсен матур итеп каршы алырга, ашатырга, намаз укытырга, вәгазьләргә, нәсыйхәтләргә кирәк. Шуңа күрә үзеңне сабырлык, күркәмлек ягыннан күрсәтү мөһим. Ифтарда катнашкан кешегә дә үзен матур, итагатьле тоту зарур.

Матур булмаган күренешләрне дә күрәбез. «Бу кеше сумкасын кыстырып, ризыкны төяп китү өчен махсус йөриме әллә?» – дигән сорау да туа. Кайбер кеше ифтарын каба алмый авызын ачып кала, каршындагы ризыкны сумкасына салучыларны да күргән бар. Рамазанның тәфсире – йөрәкләребезгә булган тәрбия. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Аллаһы Тәгалә ризыкларыбызны хәерле кылсын, әҗерләре булсын, – диде Равил хәзрәт Зөфәров.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые (шәригать хөкемдары) Булат Мөбәрәков һәр мәчетнең ифтарны үткәрү тәртибе барлыгын, чөнки һәр мәчеткә йөри торган җәмәгать булуын әйтте.

– Кайчак әлеге җәмәгать тә ифтар үткәрелә торган залларга сыеп бетми. Кайбер мәчетләрдә ифтар үткәрә торган берничә зал бар. Мәсәлән, «Ярдәм» мәчетендә өстәмә чатырлар урнашкан. Кайбер мәчетләрдә андый мөмкинлекләр юк. Без үзебез күбрәк игелек кылырга тырышырга тиеш. Мәсәлән, үзебез ифтар үткәреп, кешеләрне җыйсак, яхшырак була. Изге ниятле кешеләр булыйк, – диде Казан казые.

– Ифтарны оештыручыларның да мөмкинлекләре чикле, бөтен дөньяны колачлап булмый, – дип өстәде Резеда Закирова.

Рамазанда Татарстан мөселманнары өчен нәрсә әзерләнде?

1) Мәчетләрдә тәравих намазлары

Беренче тәравих намазы 2024 елның 10 мартында ястү намазыннан соң укыла, соңгысы – 8 апрельдә. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп укыла.

2) Казан һәм Татарстан мәчетләрендә ифтарлар

Казанда ифтарлар 46 мәчеттә узачак. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен, күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлеге мәчетләргә ифтарларга килергә теләүчеләрнең алдан язылуы сорала.

3) Татарстан Республикасының барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар уздырылачак, ураза тоту һәм гыйбадәт кылу өчен шартлар тудырылачак, Гает намазлары үткәреләчәк.

4) 12нче Республикакүләм ифтар

29 мартта XII Республикакүләм Ифтар узачак. Шул рәвешле, быел җәмәгать белән бергәләп авыз ачу мәҗлесе Татарстанда изге айның икенче ункөнлегенә йомгак ясый.

Быелдан башлап, илебездәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме исеме астында үткәреләчәк һәм Россиянең ислам дөньясы илләре белән халыкара эшлекле элемтәләрен ныгыту бурычларын исәпкә алып уздырыла. Чарага күпсанлы дәрәҗәле чит ил кунакларын чакыру ниятләнә.

Гадәттәгечә, Республикакүләм Ифтарда катнашучыларны авыз ачу вакыты кергәнче бай мәдәни программа көтә. Ул Россиядә игълан ителгән «Гаилә елы»н, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән «Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы»н исәпкә алып төзелә. Оештыручылар әлеге чарага дөньякүләм танылган Коръән укучыларны һәм нәшидләр башкаручыларны җәлеп итәргә планлаштыра.

Республикакүләм Ифтар «Казань Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы тарафыннан оештырыла. 12нче Республикакүләм Ифтарда 12 мең кеше катнашачак.

Мәҗлес кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм ахырдан өстәлләрне җыю өчен, 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 700 волонтерны җәлеп итү ниятләнә. Әлеге изге эштә катнашу өчен, https://muslimmol.tilda.ws/iftarreg сылтамасы буенча яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратып теркәлергә кирәк.

5) Изге Рамазан ае уңаеннан биналарның тышкы бизәлеше буенча «Нурлы Рамазан» республика бәйгесе

Татарстан Диния нәзарәте иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини һ.б. оешмаларны «Нурлы Рамазан» бәйгесендә катнашырга һәм республикада изге ай мохитен тудырырга чакыра. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр. Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителә. Башка җиңүчеләрне дә мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Бәйге Рамазан аеның 1 марттан алып үткәрелә һәм бизәлешнең Ураза бәйрәменә (10 апрельгә) кадәр саклануын күздә тота. Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм фотосурәтләрне электрон форматта https://muslimmol.ru/nurlyramazan сылтамасы буенча җибәрергә кирәк булачак. Анда оешма җитәкчесенең исем, фамилиясе һәм атасының исемен, оешманың атамасын, төгәл адресын, элемтәгә керү өчен контактларны күрсәтү зарур. Өстәмә мәгълүматны +79270333142 номерына тоташкан «WhatsApp» яки «Telegram» мессенджерлары аша белешергә мөмкин. Финалга чыгучылар 9 апрельгә кадәр билгеләнәчәк, ә бәйгегә нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә хәбәр ителәчәк.

6) «Татар азаны» бәйгесе

Татар мәкаме белән азан әйтү бәйгесендә 5 яшьтән өлкәнрәк һәм балигълыкка ирешмәгән малайлар катнаша ала. Бәйгене «Рухи моң» иҗат берләшмәсе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәсе оештыра. Бәйге милли мәкам һәм традицион мелодика калыпларын кайтару; татар мәкаме белән азан әйтү культурасын булдыру; татар теленең кулланылыш даирәсен арттыру; Татарстан мәчетләреннән яңгыраучы азаннарның сыйфатын яхшырту һәм милли мәкамле азан традицияләрен торгызу максатын куя.

Конкурс ике этапта уза: 1 нче этап белем бирү курсы рәвешендә оештырыла. «Татар азаны» бәйгесенә гаризалар 10 мартка кадәр кабул ителә. Балалар 11-24 март көннәрендә дистанцион форматта дәрес ала. Дәресләр тәмамлангач, 2 этапта малайлар бәйгегә азан әйтү видеоязмаларын җибәрә. Жюри аларны 25-31 март көннәрендә бәяли. Бәйгедә җиңүчеләр 10 апрель – Ураза гаете көнне билгеле булачак. Бу көнне узачак гает бәйрәменә бәйгедә катнашучылар һәм финалга чыгучылар чакырыла. Конкурс һәм анда катнашу тәртибе белән тулырак azan.tatar сайтында танышырга мөмкин.

7) «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов фондның эшчәнлеге һәм мохтаҗларга ярдәм итү ысуллары турында сөйләде.

– «Зәкят» фонды, зәкят белән сәдака җыюдан тыш, Рамазан аенда һәр елдагыча фидия һәм фитр сәдакаларын кабул итә. Тиененә кадәр мохтаҗларга ирештереп, таратып бетерәбез. Республикабызда ифтар мәҗлесләрен оештыру өчен дә акчалата ярдәм җыябыз. Узган Рамазан аенда 23 авыру балага ярдәм иткән булсак, быел да без 20 балага тернәкләндерү һәм дәвалау курслары өчен акчалата ярдәм итәргә ниятлибез. Узган ел 29 олы яшьтәге мохтаҗ кешегә ярдәм иткән булсак, быел кимендә 20 кешегә ярдәм итәрбез дигән максат куябыз.

Ай дәвамында кимендә 500 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек белән ярдәм күрсәтергә ниятлибез. Бу ярдәмнең гомуми авырлыгы 4 тоннага якын булырга тиеш һәм иң беренче 50 мохтаҗ гаилә ярдәмне «Зәкят» хәйрия фондыннан килеп алачак. Азык-төлек тупланмаларына төрле ярмалар, макароннар, май, чәй, хөрмә һ.б. тәм-томнар керә. Ризыклар «Зәкят» хәйрия фонды базасында булган кешеләргә бирелә. Мондый кешеләр безнең базада меңләп теркәлгән. Алар арасында күп балалы гаилә, тулы булмаган гаилә, сәламәтлеге чикле булган балалар тәрбияләнгән гаилә һ.б. бар.

Фидия һәм фитр җибәргән очракта банк комиссия алып калса, комиссия өлешен үзебезнең хисаптан тулыландырачакбыз. Сез 100 сум җибәреп, безгә 98 сум килеп җитсә, без 2 сумны үзебездән өстәп түлибез, – дип аңлатты Булат Мәрданов.

– Безнең фонд аша ярдәм алу өчен «Зәкят» хәйрия фондының 8 (843) 225-33-22 телефон номерына шалтыратырга һәм ситуацияне аңлатырга кирәк. Алга таба без кирәкле документларны сорыйбыз, сораулар бирәбез һәм тиз арада ярдәм итү турында карар кабул итәбез, – диде Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе.

Ул мохтаҗларга ярдәм итүнең төрле ысуллары барлыгын әйтте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәр ел саен Рамазан аенда республикада «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонын игълан итә. Акция барышында түбәндәге башлангычлар тормышка ашырыла:

Авыру балаларга ярдәм итү. Узган елда «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында 23 балага ярдәм күрсәтелде. 2024 елда Рамазан аенда «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән шулай ук авыру балаларга булышырга ниятли.

2024 елгы Рамазан геройлары (балалар)

Диния нәзарәте Рамазан аенда ел сан авыру балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтә. Диния нәзарәте буклетында алар «Рамазан геройлары» дип күрсәтелгән.

1) Арсланов Азат, 11 яшь. Диагнозы – баш миенең органик зарарлануы, микроцефалия, психо-сөйләм үсеше тоткарлану. Симптоматик эпилепсия. Кыек күзлелек, ике күзе дә ерак начар күрә. Шуның авырулар аркасында Азат гел дару эчәргә мәҗбүр. Бала бик авырдан сөйләшә, бер урында утырып тора алмый, коррекцион мәктәп программасын үзләштерергә – укырга-язарга һәм санарга өйрәнергә көче җитми. Табиблар елына берничә тапкыр тернәкләнү курслары узарга киңәш итә. Азатка даими рәвештә логопед, психолог, дефектолог, нейропсихолог белән шөгыльләнергә һәм дәваланырга кирәк. Дәвалау һәм тернәкләндерү курслары бик кыйммәт булганлыктан, әлеге гаиләнең бу чыгымнары күтәрү хәленнән килми. Азатныж әнисе, күзләре начар күргәнлектән, эшләми, бердәнбер баласының дәвалануына түләр өчен акча эшли алмый. Бу гаиләгә ярдәм итәр өчен, «Зәкят» хәйрия фонды 60 мең сум күләмендә акча җыю турында хәбәр итә.

2) Гербулов Ролан, 4 яшь. Диагнозы – ДЦП. Ролан апасының туган көнендә 40 атналык булып дөньяга килә. Әнисенә баланы тиз таптырулары һәм баланың кендек җебенә чорналуы аркасында, Ролан тугач та тавыш бирми. Анда 3нче дәрәҗә кислород кытлыгы була, үпкәләре һәм йөрәге сәламәт булмый. Шул сәбәпле Роланны реанимациягә салалар, сәламәтлеген Апгар шкаласы буенча 3-5 балл дип бәялиләр. Аннан соңгы тәүлектә аны Республика балалар клиник хастаханәсенә яңа туган сабыйларны реанимацияләү бүлегенә күчерергә карар кылына. Ролан 13 көн буена үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташкан була. Соңрак, күпсанлы медицина процедураларыннан соң, ул яңа туган сабыйлар патологиясе бүлегенә күчерелә. 3 ел дәвамында аның гаиләсе ДЦП диагнозы белән көрәшә: Ролан 1 яшь тә 7 айда аркасыннан корсагына әйләнергә, 1 яшь тә 10 айда шуышып йөрергә өйрәнә, һәм 2 яшь тә 4 айда дүрт аяклап йөри башлый. Ролан – шат күңелле, кызыксынучан бала, гел елмаеп тора. Балаларны бик ярата, аларга тартыла, бигрәк тә алар белән йөгереп йөрергә тели. Ике яшь ярымлык Ролан мөстәкыйль рәвештә утыра да, басып тора да, йөри дә алмый. Ул барысын да аңлый, белә, гәүдә төзелешен, төсләрне, төрле предметларны күрсәтә. Акыл үсеше үз яшенә туры килсә дә, сөйләшә алмый. Хәзер тернәкләнү, мөстәкыйль тормышка җайлашу өчен зур мөмкинлекләр бар. Моның өчен аңа даими рәвештә белгечләр белән шөгыльләнү кирәк. Һич кенә дә тукталып калырга ярамый. Зинһар өчен, Роланга тулы канлы тормыш алып барырга ярдәм итегезче. «Зәкят» хәйрия фонды, бу гаиләгә ярдәм итәр өчен, 60 мең сум күләмендә акча җыя.

3) Сәлахетдинов Самир, 5 яшь. Диагнозы – 2020 елда бала бик көчле герпетик менингоэнцефалит кичерә. Пункция алганнан соң, Самирда вирус инфекциясе (герпетик менингоэнцефалит) барлыгын ачыклыйлар. Авырганнан соң, аның хәле начар якка үзгәрә. Хәзер ул бөтенләй хәрәкәтләнми диярлек, психо-сөйләм үсешендә тоткарлык сизелә һәм эпилепсиясе бар. Шулай итеп, бәхетле гаилә тормышы авыруга кадәр һәм аннан соңгы чорга бүленә. Вирус малайның бөтен күнекмәләрен юкка чыгара. Әмма Самир һәм аның гаиләсе бирешми. Чөнки һәр тернәкләндерү курсыннан соң алар нәтиҗә барлыгын күрә, һәм ул аларга улларының барысын да яңадан үзе эшли башлаячагына өмет бирә. Әлегә Самир башын гына тота. Хәзер бу гаиләгә һич тә туктап калырга ярамый һәм моның өчен даими рәвештә тернәкләндерү белән шөгыльләнергә кирәк. Әмма гаилә күпбалалы һәм аз керемле булу сәбәпле, Самирны дәвалау өчен акча җитми. Бу гаиләгә ярдәм итү өчен «Зәкят» хәйрия фонды 60 мең сум акча җыю турында игълан итә.

Балаларга ярдәм итүнең 4 юлы бар:

  1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/donation
  2. Картага күчерергә:

а) 5469 9801 5775 7903 номерлы Саклык банкы картасы (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Илнур Мәхмүт улы Ә.).

б) 5336 6903 6390 5623 номерлы Саклык банкы картасы (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Илнур Мәхмүт улы Ә.).

в) 4279 3806 8793 7898 номерлы Саклык банкы картасы (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Илнар Равил улы Р.).

г) 2202 2023 2648 2365 номерлы Саклык банкы картасы (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Әмир Рафис улы Ф.)

Искәрмә. Бу балалар өчен акчаны әлеге карталарга Рамазан аеның 1нче көненнән (2024 елның 11 мартыннан ) башлап күчерергә мөмкин.

  1. 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс юлларга
  1. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «ДЕТЯМ» дип күрсәтергә.

Авыру һәм мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм итү. Узган елда 29 авыру һәм мохтаҗга 1 млн 920 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Быел да Рамазан аенда «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм күрсәтергә ниятли.

Рамазан геройлары – 2024 (өлкәннәр):

Әхмәтханова Зөлфия, 69 яшь. Күзләре белән 1 төркем инвалид санала. Улы белән Арча районының Орнашбаш авылында яши. Үз тораклары юк, башка кешенең йортын арендалыйлар. Балалар бакчасында тәрбияченең ваемсызлыгы аркасында, улының күзләренә зыян килә: бала инвалид кала. 2011 елдан соң аның инвалидлыгын алалар. Хәзер бу гаилә Зөлфия Әхмәтханованың 23 мең сум пенсиясенә яши. Гаиләнең башка кереме юк. Бу гаиләгә ярдәм итү өчен, «Зәкят» хәйрия фонды 60 мең сум акча җыю турында игълан итә.

Өлкәннәргә ярдәм итүнең 4 юлы бар:

  1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/donation
  2. 2202 2062 5707 2103 номерлы Саклык банкы картасына (Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды хезмәткәре Рамил Рәшитович Х.). Искәрмә. Өлкәннәр өчен акчаны әлеге карталарга Рамазан аеның 1нче көненнән (2024 елның 11 мартыннан) башлап күчерергә мөмкин.
  3. 3116 номерына KAZAN сүзен язып смс юлларга
  4. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «ВЗРОСЛЫМ» дип күрсәтергә.

Аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү. Узган елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән, 625 аз керемле гаиләгә 4,5 тонна азык-төлек тапшырды. Быел да мохтаҗларга он, карабодай ярмасы, көнбагыш мае, тушенка, шикәр, токмач, чәй һәм хөрмә җимешеннән торган ризык җыелмаларын өләшү көтелә.

Ярдәмне өч юл белән күрсәтергә мөмкин:

  1. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша
  2. 2202 2021 3911 9295 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә (Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды хезмәткәре Зилә Ириковна И.)
  3. Исәп-хисап счетына: ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «проднабор» дип күрсәтергә.

Рамазан уңаеннан 30нчы автобус маршрутында бушлай рейс

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов Казанда 30нчы автобус Рамазан ае уңаеннан 1 көн бушлай йөриячәген әйтте.

– 2023 елда беренче тапкыр Татарстан башкаласында Рамазан ае хөрмәтенә 30нчы маршрут автобусында бушлай рейслар оештырылды. Хәйрия акциясе 800гә якын кешене җәлеп итте. Шулай итеп, «Зәкят» хәйрия фонды гражданнарның игътибарын хәйриячелек темасына җәлеп итеп, игелекле гамәлләргә этәрде. Быел Рамазанда шулай ук хәйрия рейсын оештыру көтелә.

Узган Рамазан аенда халкыбыз, башкалабыз кунаклары бу акцияне бик ошатты. Шуңа күрә без аны дәвам итәргә булдык. Җомга көнендә 1 автобус көне буена бушлай йөрер дип планлаштырабыз. 30нчы автобус – шәһәребездә иң озын маршрутларының берсе. Төрле вариантлар карадык: трамвай, троллейбус һ.б. 30нчы автобус маршрутына хезмәт күрсәткән ПАТП – хезмәттәшлек итү өчен иң җайлысы. Автобус баннерлар, шарлар белән бизәләчәк. «Зәкят» хәйрия фонды хезмәткәрләре ислам диненең матурлыгы, Рамазан ае турында, мохтаҗларга игътибарны юнәлдерүнең мөһимлеге турында сөйләячәк, – дип аңлатты ул.

Мохтаҗлар өчен хәйрия ифтарлары

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Татарстан Республикасы районнарында ифтарлар уздыра. Узган елда Казан шәһәрендә һәм республика районнарында 4 900 мохтаҗ өчен 41 хәйрия ифтары оештырылды.

Ифтар уздыру өчен акчаны 4 юл белән күчереп була:

  1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/campaign/iftar
  2. 5469 6200 1751 2813 номерлы Саклык банкы картасына (Булат Раифович М.)
  3. 7715 номерына ИФТАР сүзен язып смс юлларга. (Мәсәлән: ИФТАР 500)
  4. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акча күчерүнең максатында «ифтар» дип күрсәтергә.

Мохтаҗлар файдасына зәкят, фитр сәдакасын һәм фидияне җыю

Рамазан ае башлангач, мөселманнар фитр сәдакасын һәм фидияне, традицион рәвештә зәкятне түли. Моңа бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, Коръән нигезендә халыкның мохтаҗ катламнарына бүлеп бирү максатыннан, фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят җыя.

Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып Ураза гаете намазына кадәр өләшергә мөмкин. Узган елда «Зәкят» хәйрия фонды 1 900 000 сум күләмендә фитр сәдакасы һәм фидия җыйды һәм мохтаҗларга таратты.

Фитр сәдакасын 4 юл белән күчерергә мөмкин:

Фитр сәдакасын 11 марттан 10 апрельгә кадәр күчерергә мөмкин.

  1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/campaign/fitr
  2. 2202 2062 5707 2103 номерлы Саклык банкы картасына (Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды хезмәткәре Рамил Рәшитович Х.).
  3. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, эзләгечтә «Благотворительный фонд «Закят» табып, төймәгә басарга һәм зәкят, сәдака һәм фитрны комиссиясез түләргә мөмкин.
  4. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89нчы йорт.

Телефон: 89872253322, 590-27-50; 225-33-22.

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «фитр» дип күрсәтергә.

Фидия. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Фидияне 3 юл белән күчерергә мөмкин:

  1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/campaign/fidiya
  2. 5336 6902 2342 7776 номерлы Саклык банкы картасы (Нәзарәтнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Гүзәлия Галимҗановна В.).
  3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме – «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме – «Зәкят» фонды.

Генераль директор – Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89нчы йорт.

Телефон: 89872253322, 590-27-50; 225-33-22.

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «фидия» дип күрсәтергә.

Зәкят

Зәкят түләү өчен нисаб 495 000 сум күләмендә дип билгеләнде (алтын буенча). Әгәр сезнең зәкят түләү буенча сорауларыгыз булса, Нәзарәтнең «Даруль-ифта» сall-үзәгенә, бушлай федераль номерга шалтыратып, шәригать белгеченә мөрәҗәгать итә аласыз: 8 800-222-76-67. Телефон иртәнге уннан (10:00) кичке дүрткә (16:00) кадәр эшли.

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды түбәндәге реквизитлар буенча зәкят кабул итә:

  1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/campaign/zakyat
  2. 2202 2056 7305 9207 номерлы Саклык банкы картасына (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Әмир Рафисович Ф.)
  3. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, эзләгечтә Благотворительный фонд «Закят» табып, төймәгә басарга һәм зәкят, сәдака һәм фитрны комиссиясез түләргә мөмкин.
  4. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Сайт: www.zakyatrt.com

5. 7715 номерына «ЗАКЯТ» сүзен язып смс юлларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100